Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чаллыда корбан чалу сабантуе кебек оештырыла"


Чаллыда корбан чалырга теләүчеләр саны арта
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

Чаллыда корбан чалырга теләүчеләр саны арта

Чаллыда корбан чалу йоласы гадәттәгечә бер урында, Сидоровка бистәсендә урнашкан мәйданчыкта уза. Сатучылар быел корбан чалырга теләүчеләр саны артуы күзәтелә ди, сатучылар арасында конкуренция дә арта. Корбан чалу ветеринария хезмәткәрләре күзәтүендә башкарыла.

Тукай районы Мәләкәс авылыннан килгән Илназ Әхмәтҗанов корбанга мал асрау белән байтак вакыттан бирле шөгыльләнә, ләкин Чаллыда урнашкан мәйданчыкка беренче тапкыр килүе. Илназ сүзләренчә, киләсе елга бирегә килеп сарыкларын сату теләге бүтән юк.

Илназ Әхмәтҗанов
Илназ Әхмәтҗанов

— Үзебезнең хуҗалык бар. Моңарчы шунда сарыкларны сатып эшкәртеп бирә идек. Быел бирегә килеп карарга булдым һәм, әйтәсем килә, монда сату эше авыррак бара. Халык күп килә, сатучылар күп, чалучы, эшкәртүчеләр дә күп, шуңа конкуренция дә зур. Ә үз хуҗалыгыңда булганда әлеге эшне үз җаеңа салып башкарасың, сатасың, чаласың, эшкәртеп бирәсең. Монда да җайга салып буладыр, әгәр чалучы, тунаучылардан торган үз төркемеңне булдырып килсәң. Халык хәзер сервис таләп итә, синнән алалар икән, син аларга чалучыны да, эшкәртүчене дә китереп бирергә тиеш.

Алабугадан килгән Илшат Хурамшин биредә үз ноктасын булдырып 15 минут эчендә сатып алучыларга корбанны тулысынча эшкәртеп бирә. Чалучы, тунаучы, итне кискәләп бирүчене эзләп тору юк, барысы да үзендә бар. Сатып алучыга мондый сервис өчен сарык бәясеннән тыш тагын 800 сум бирергә туры киләчәк.

Илшат Хурамшин
Илшат Хурамшин

— Корбанга сарыклар үстерү белән сигез елга якын шөгыльләнәбез, Чаллыга берничә ел гына килүебез, ә моңарчы үзебездә-Алабугада сата идек, ләкин, билгеле, зур шәһәрдә сату җиңелрәк бара. 50 сарык алып килдек, 48ен сатып җибәрдек, калган ике сарыкны да алырга килүчеләр инде бар. Бәяләр сарыкның авырлыгына карап, сигез меңнән алып ун меңгә кадәр. Чалып тулысынча эшкәртеп бирү 800 сумга төшә. Әйтик, сез 8 меңгә сарык алдыгыз, шул бәядән тыш 500 сум тунаучыга, 100 сум чалучыга һәм 200 сум кискәләп бирүчегә түлисез була.

Корбан чалу ветеринария хезмәткәрләренең күзәтүе астында башкарыла. Корбан сарыкларыннан калган тиреләр, эчке әгъзалары аерым бер контейнерга ташланып бара, контейнер тулган саен аларны чүп ташучы йөк машиналары бушатып алып китә.

Чүп контейнерлары янында сарык башларын алып, телләрен кисеп пакетларына тутыручылар да бар. Алар журналистлар белән аралашырга, үз хәлләрен сөйләргә бик теләмиләр. Шулар арасында булган бер ханым Азатлык хәбәрчесенә мохтаҗ булуын әйтте:

"Кирәкми, төшермәгез, кешеләрдән оят. Кешеләргә килеп махсус ит сорап йөрмим, мине күреп ит кисәген үзләре китереп бирүчеләр дә бар, андыйлар күп түгел, ләкин бар. Үзегез тормышның нинди икәнлеген күреп торасыздыр, бәяләр арта бара, хезмәт хакы түбән", дип сөйләде үз исемен атарга теләмәгән, ташланган сарык тиресеннән ит аерып утыручы ханым.

Үзен Мәрьям дип атаган 79 яшьлек әби корбан чалу мәйданчыгына ит бирмәсләрме икән дип килгән, ләкин аңа ит бирүчене таба алмыйча өенә кайтып китте:

— Мин моннан юл аша гына торам. Бирегә, корбан чалу ничегрәк оештырылган икән дип карарга килдем, бәлки ит бирерләр дип уйлаган идем. Ит чабучылар янына килеп сорап карадым, бирүче булмады. Хәзер бит барысы да үзе өчен генә яши, үзен генә кайгырта.

Бирегә корбан чалырга килгән тарихчы Дамир Галимҗанов, итне гадәттә авылга кайтып әбиләргә таратабыз дип әйтә.

Дамир Галимҗанов
Дамир Галимҗанов

— Болай оешып корбан чалуны оештыру үзе бер сабантуе кебек. Халык монда килеп, бер дә борчылмыйча, хәләл ит алып кайтып китә. Без дә чалган корбан итен Камай авылына алып кайтып аш уздырырга дип уйлыйбыз. Корбанны олуг укытучыбыз Наилә апа Миннәхмәтованың истәлегенә дип чалдырдык. Корбан чалуны шулай үзәкләштерү бик тә куандыра дип тә әйтәсе килә.

XS
SM
MD
LG