Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда туй мәҗлесе вакытындагы шартлауда 60тан артык кеше һәлак булган


Шартлау булган бина
Шартлау булган бина

Туйда 1200 кеше катнашкан.

Әфганстанның Кабул шәһәрендә шимбә кич узган туй мәҗлесендә шартлауда 60тан артык кеше һәлак булган, 180ннән артыгы яраланган.
Туйга 1200ләп кеше килгән булган. Шартлау шыгыйлар азчылыгы вәкилләре яшәгән районда булган.

"Талибан" радкал төркеме шартлауга катнашы юклыгын әйтеп, җинаятьчеләрне гаепләп чыкты. Талиблар илдә тынычлык урнаштыру өчен АКШ белән яңа сөйләшүләргә әзерләнүләрен әйтәләр.

Солых сөйләшүләренә карамастан, илдә тынычсызлык дәрәҗәсе югары булып кала. БМО мәгълүматларына күрә, быел алты айда гына да шартлау һәм һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 3800гә якын кеше йә һәлак булган, йә яраланган.

XS
SM
MD
LG