Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Русиягә иң зур бурычлы илләр булып Беларус, Украина һәм Венесуэла тора


Мәскәүнең башка дәүләтләргә биргән кредитлары турында мәгълүмат сер итеп саклана, әмма РБК ачык чыганаклардан Русиягә бурычы булган 17 илне ачыклаган. Җәмгысе алар Русиягә $27 млрд кайтарырга тиеш.

Русиягә бурычлары булган илләр арсында беренче урында Беларус тора. 2019 елның 1 июненә аның бурычы $7,55 млрд тәшкил иткән. Төрле илләрнең Русиягә бурычларын РБК исәпләгән.

Икенче урында Украина. Аның Русиягә $3,7 млрд кайтарасы бар. Өченчедә - Венесуэла ($3,5 млрд).

РБК Русиягә бурычы булган барлыгы 17 ил турында мәгълүмат тапкан. Алар Русиягә җәмгысе $27 млрд кайтарырга тиеш. Әлеге дәүләтләр арасында шулай ук Әрмәнстан, Грузия, Молдова, Куба, Бангладеш, Кыпрыс, Һиндстан, Йәмән, Гыйрак, Сербия, Вьетнам, Индонезия, Пакыстан һәм Маҗарстан бар.

Бурычлар турында мәгълүмат ачык чыганаклардан җыелган. Башка дәүләтләргә бирелгән кредитлар турында мәгълүматны Русия хакимияте гадәттә сер итеп саклый, чөнки ул бурычлар йә сәяси сәбәпләр белән, йә хәрби-техник хезмәттәшлек кысаларында бирелә.

XS
SM
MD
LG