Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина "Татнефть"кә $144 млн түләү карарын шикаять итте


Украина Русия Югары мәхкәмәсенә "Укртатнафта" белән бәйле финанс низагында  "Татнефть" файдасына $144 млн түләү турындагы карарга кассация шикаяте тапшырган.

Февраль ахырында Ставропольнең Арбитраж мәхкәмәсе халыкара арбитражның "Татнефть" шикаяте нигезендә Украинадан 144 млн доллар түләтү турындагы карарны үтәргә кушкан иде. Яңа шикаять турында ТАСС хәбәр итә.

"Татнефть" белән Украина арасында бу мәсьәләдә арбитраж мәхкәмәләшүләре 2008 елдан бирле бара. "Татнефть" "Укртатнафта" эше нигезендә компенсация түләүне таләп итә.

2014 елда арбитраж "Татнефть" файдасына карар кабул итте һәм Украина Татарстан ширкәтенә $112 млн һәм процентлар түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Шул ук елда Украина Парижның аппелляция мәхкәмәсендә әлеге карарны шикаять итте. Париж мәхкәмәсе карарны гамәлдә калдырды.

Акчалар түләнмәү сәбәпле, "Татнефть" 2017 елның язында Мәскәү арбитраж мәхкәмәсенә һәм Лондон югары мәхкәмәсенә арбитраж карарын мәҗбүри үтәтү турында мөрәҗәгать иткән иде.

"Укртатнафта" ширкәте 1994 елда Украина һәм Татарстан президентлары фәрманы белән төзелде. Төп максат - Кременчуг нефть эшкәртү заводын елына 18 млн тонна нефть белән тәэмин итү булды. Башта Татарстан "Укртатнафта" ширкәтенең 55 процент хиссәсенә ия иде. Бу хиссәләр республиканың җир милеге министрлыгы, "Татнефть" Seagroup International һәм Amruz Trading AG ширкәтенә карады.

2008-2009 елларда Украина югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе, барлык хиссәләрне Татарстаннан алып, "Укртатнафта" белән идарә итүне тулысынча Украиннар кулына тапшырды.

XS
SM
MD
LG