Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Игорь Изместьевка Русиядән €12 мең компенсация түләтү карары чыгарды


Игорь Изместьев

Страсбург мәхкәмәсе Башкортстанның элекке сенаторы Игорь Изместьевның тикшерү изоляторында һәм колониядә хокуклары бозылган дип таныды һәм Русиядән җәмгысе 12 мең евро түләтү карары чыгарды.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе элекке сенатор Игорь Изместьевны тикшерү изоляторында тоту шартлары кешелексез һәм абруйны кимсетүче дип таныды, аның гадел мәхкәмә һәм шәхси тормыш хокуклары бозылган дип белдерде. Мәхкәмә Русия хакимиятләре Изместьевка €10 мең компенсация һәм €2 мең мәхкәмә чыгымнарын түләргә тиеш дип карар чыгарды. Бу хакта Страсбург мәхкәмәсе документларында языла.

Элек Федерация шурасында Башкортстан сенаторы булган Изместьев начар мөнәсәбәткә, сак астында озак тотылуга, гадел мәхкәмә һәм, колониянең күрешүләр урынында видеокамералар урнаштырылу сәбәпле, шәхси тормыш хокуклары бозылуга зарланган иде. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Изместьев китергән дәлилләрне нигезле дип санаган.

2018 ел башында күренекле хокук яклаучы, Мәскәү-Һелсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева Башкортстанның элекке сенаторын ярлыкау исемлегенә кертүе турында белдергән иде. "Русия президенты әлеге исемлекне гыйнвар ахырында имзалаячак", диде ул. Әмма соңрак Ярлыкау комиссиясе Путинга ярлыкау соравын кире кагарга киңәш итте.

  • Игорь Изместьев 2010 елда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Аңа карата берничә маддә нигезендә хөкем карары чыгарылды. Шулар арасында яллап кеше үтертү, Чиләбе өлкәсендә типографиягә ут төртү, Уфада машина шартлату һәм салымнар түләүдән читләшү кебек гаепләр бар.
  • Изместьевның гаепле булу-булмавы турында төрле имеш-мимешләрнең әлегә кадәр тынганы юк. Элекке президент Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал Рәхимов белән якын мөнәсәбәтләрдә булган эре эшкуар соңрак сенатор булып та торды. Әмма билгесез сәбәпләр аркасында хакимияттәгеләрдән читләтелгән Изместьев бераздан мәхкәмә алдына басты. Сорау алуларда ул үзенең гаепләрен танымады, шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә килде.
XS
SM
MD
LG