Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп давыл сәбәпле Польша сәфәреннән баш тартуын белдерде


Анджей Дуда (с) һәм Дональд Трамп (у)
Анджей Дуда (с) һәм Дональд Трамп (у)

Флорида штатына көчле "Дориан" давылы килү сәбәпле, Дональд Трамп Вашингтонда калырга кирәк дип саный.

АКШ президенты Дональд Трамп бу ялларда Польшага эш сәфәре белән бармаячагын белдерде. Аның сүзләренчә, Америка делегациясен вице-президент Майк Пенс җитәкләячәк. Флорида штатына көчле "Дориан" давылы килү сәбәпле, вазгыятьне күзәтеп тору өчен президент Вашингтонда калырга кирәк дип саный. Америка ярларына шимбә килеп җитәр дип фаразланган давыл штатка зур зыян китерергә мөмкин.

Фаразлар расланса, "Дориан" давылы Флоридада соңгы 27 ел эчендә иң көчлесе булачак.

Трамп Польшада Икенче дөнья сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган чараларда катнашырга тиеш иде. Ул Польша президенты Анджей Дудага планнары үзгәрүен һәм Польшага башка вакытта киләчәген белдергән.

Дональд Трампның баштагы планында Даниягә эш сәфәре дә бар иде, әмма соңрак ул Копенһагенда тукталып тормаячагы турында әйтте. Моңа АКШ президентының Гренландияне Даниядән сатып алу тәкъдименә бәйле фикер алышудан Дания премьер-министрының баш тартуы сәбәп булды.

  • Польшадагы чараларга Русия президенты Владимир Путин чакырылмады. Польшаның вице-премьеры Яцек Сасин аның килүе урынлы түгел, чөнки Русия "күршеләренә карата кораллы агрессия куллана" диде.
  • Медиа бу чараларда катнашудан шулай ук Беларус белән Әрмәнстан да баш тарткан дип язды.
XS
SM
MD
LG