Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Бесландагы террор гамәле корбаннарын искә алдылар


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чарага унлап кеше җыелды.

3 сентябрьдә Казанда Бесланның 1нче санлы мәктәбендәге террор гамәле корбаннарын искә алдылар. Бауман урамындагы сәгать янында узган чарага килүчеләр чәчәкләр куйды һәм шәмнәр яндырды. Барлыгы унга якын кеше җыелды, дип хәбәр итә Idel.Реалии.

"Безнең өчен шәһәр халкына ул көннәрдәге тотыклар кичергәнне искә төшерү мөһим иде. Бу хакта онытырга ярамый", диде чараны оештыруны башлап йөргән Татарстанның "Яблоко" фиркасе башлыгы Руслан Зиннәтуллин.

2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды, алар анда 3 сентябрьгә кадәр тотылды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды. Тотыкларны алу өчен җаваплылыкны чечен сугышчылары лидерларының берсе Шамил Басаев алды.

Әлеге фаҗигале вакыйганы объектив тикшерү булмады. 2017 елның апрелендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Беслан терактында һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарына барлыгы 3 миллион евро түләтү турында карар чыгарды. Европа мәхкәмәсе Русия җитәкчелеген кеше гомерен саклау йөкләмәсен тиешле башкара алмавы һәм бинаны һөҗүмгә тотуны планлаштырганда тотыкларга зыян салуны киметү турында уйламаган дип тапты. Русиянең Юстиция министрлыгы мәхкәмә карарын үтәргә ризалык бирде.

Бесландагы җирле хакимият мемориал урнашкан мәктәп бинасын сүтәргә тели. "Беслан аналары" оешмасы моңа каршы чыга.

XS
SM
MD
LG