Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русиянең өч офицеры һәлак булган


Сүриядә Русия хәрби машинасы
Сүриядә Русия хәрби машинасы

Алар Идлиб виаләтенең Джурин авылы янында 4 сентябрьдә һәлак булган диелә. Тагын ике кеше яраланган.

Сүриядә Русиянең өч хәрбие һәлак булган дип хәбәр итә "Ведомости" хәрби-дипломатик чыганакка сылтанып.

Алар Идлиб виләятендә Джурин авылы янында 4 сентябрьдә һәлак булган диелә. Сигез кешедән торган төркем ныгытмага барганда яннарында мина шартлаган. Һәлак булган өч офицердан тыш, ике хәрби каты яраланган.

Саклану министрлыгы әлегә бу хәбәрне расламады.

Русия хәрбиләре белән булган хәл турында иң беренче булып Al-Masdar басмасы хәбәр иткән. Аның мәгълүматынча, Идлиб виләятендәге һөҗүмне Сүриянең "Милли азатлык фронты" оештырган дип яза "Ведомости".

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2015 елдан Русия Сүриядә хәрби чаралар башлаганнан бирле барлыгы 100-дән артык русияле хәрби һәлак булган.

XS
SM
MD
LG