Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсе халкы: "Генпланга каршы көрәш туктамаска тиеш"


Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

Дәрвишләр бистәсе халкы алар теләмәгән генплан кабул ителсә Казан мэрын урыныннан алуны һәм шәһәр думасын таркатуны таләп итәчәген белдерде. Активистлар 8 сентябрь сайлавында халыкны хакимият фиркасе депутатлары урынына бистә халкы мәнфәгатьләрен кайтыртачак башка намзәтләргә тавыш бирергә өндәде.

Казанның Дәрвишләр бистәсе халкы 5 сентябрь кичендә үз бистәләре аша магистраль уздыруны күздә тоткан Казанның генераль планына каршы кабат митингка чыкты.

Элегрәк узганнарыннан аермалы буларак бу митингта шигарләр күтәрелмәде, чарада катнашучылар саны да 200ләп кенә булды.

Дәрвишләр бистәсе халкы генпланга каршы митинг уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:20 0:00

Оештыручылар моның сәбәбен Татарстан мәгариф министрлыгының нәкъ шушы көнне һәм шушы вакытта Дәрвишләр бистәсендәге барлык мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары уздыруга бәйләп аңлатты.

Дәрвишләр бистәсе активисты һәм митингны алып баручы Денис Кропотов хакимиятнең митингка мөмкин кадәр аз кеше катнаштырырга тырышуын, моның исә хакимиятнең бистә халкыннан куркып торуының бер күрсәткече булуын әйтте.

Денис Кропотов
Денис Кропотов

"Администрация халыктан шүрли. Шуңа митинг вакытына ата-аналар җыелышы билгеләгән дә инде. Без хакимияткә бистә аша магистраль уздырмый торган үз вариантыбызны тәкъдим иттек. Алар исә бу вариантны карап та тормадылар. Ләкин Казанның әле генпланы расланмады. Шуңа күрә көрәшергә кирәк", дип белдерде ул.

Кропотов сүзен кыска тотып, хакимияткә нинди таләпләр булуын санап үтте.

Хакимият халыкның митингларга чыгуыннан курка

"Без бу митингта башкаланың бистәләрендә яшәүчеләр мәнфәгатьләрен күздә тотып, Казанның генераль планын яңадан тикшерүне, хакимият белән реаль диалог һәм конструктив хезмәттәшлек итүне, биек йортларны күпләп төзүне туктатуны, урманнарны һәм яшел зоналарны саклап калуны, гражданнарның таләпләрен күрмәмешкә салышкан очракта Казан мэрын урыныннан алуны һәм Казан шәһәр думасын таратуны таләп итәбез. Без мэрны сайламадык һәм аңа ышанычсызлык күрсәтергә хокукыбыз бар", диде ул.

Җыелган халык аның бар сүзләрен кул чабып җөпләп торды.

Нагорный бистәсеннән килгән активист Тимур Сәетов сүзләренчә, хакимият күз дә йоммый халыкны алдый, бистәдә яшәүче халыкның көйләнгән тормышын үзгәртергә тырыша, имеш бу үзгәрешләр барлык шәһәр өчен кирәк, дип әйтә.

Тимур Сәетов
Тимур Сәетов

"Генплан барлык халыкның мәнфәгатен кайгыртыга тиеш, чөнки ул без дә түләгән салымнар хисабына гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә алдашмыйча гына бар халыкны канәгать калдырачак карарлар кабул ителергә тиеш. Генпланда проблемлы урыннар булмаска тиеш. Мәскәүдәге генплан институты моны эшли алмый икән, ул вакытта икенче бер институтны сайлагыз. Әгәр дә хакимияттәгеләр, ягъни Казан башкарма комитеты халык мәнфәгатьләрен кайгыртмый икән, ул очракта халык башкарма комитеттагы түрәләрнең вазифаларыннан китүен таләп итәчәк.

"Бердәм Русия" – чиләккә, Мөхәммәтшин – лаеклы ялга китсен

Сайлауларга килгәндә, митингта катнашучылар "Бердәм Русия" партиясенең урыны хакимияттә түгел дигән фикерем белән килешәдер дип ышанам. Бу партия депутатлары безнең проблемнарны чишмәде. Шуңа күрә, "Бердәм Русия" – чиләккә, Мөхәммәтшин – лаеклы ялга китсен", дип тәмамлады Сәетов.

Чыгыш ясаучы активистлар бистә аша магистраль салуга каршы төрле юлларны сынап карарга тәкъдим итте. Кемдер мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итүне, кемдер бу проблемны федераль дәрәҗәгә күтәрү кирәклеген, кемдер барлык өметнең яңа сайланачак депутатларда булуын әйтте.

Дәрвишләр бистәсе активисты Андрей Осипов хакимиятнең Казанның генпланы турында уздырылган җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләренә фальсификация катнаштыруын җиткерде.

Андрей Осипов
Андрей Осипов

"Җәмәгать тыңлаулары рәсми буларак беркайда да ачыкланмады. Безнең мәгълүматларга караганда, хакимият Дәрвишләр һәм Нагорный бистәләреннән килгән 1500 тәкъдим-гаризаны бары тик 200 генә дип теркәп куйган", дип белдерде ул.

Осипов чыгышының ахырында халыкны 8 сентябрь булачак Татарстан парламентын сайлауда катнашырга чакырды һәм сайлауга килмәсәгез, сезнең тавыш хакимият фиркасендәге депутатларга китәчәк, дип кисәтте.

Сайлауда видеокамералар алып ташланды, чөнки алай хәрәмләшү җиңелрәк

"Денис та, мин дә сайлауда күзәтүче буларак катнашабыз. Чөнки бу сайлауда зур хәрәмләшүләр булырга мөмкин. Хәтерлисезме, Путинны сайлаганда барлык сайлау урыннарына видеокамералар куйганнар иде. Ә хәзер аларның барысын да алып ташладылар. Ни өченме? Әлбәттә инде хәрәмләшүләрне җиңел эшләү өчен. Шуңа күрә сайлауга килеп, Дәрвишләр бистәсеннән безнең мәнфәгатьләрне яклаячак КПРФ һәм "Гадел Русия" партиясе намзәтләре өчен тавыш бирегез", дип өндәде ул.

Осипов әйткән партия намзәтләре бистә халкы алдына чыгып, үзләренчә сайлау агитациясе ясады, проблемнарны чишәргә вәгъдә итте, моңа җавап итеп сайлауда үзләренә тавыш бирергә чакырды.

Митингта яңгыраган таләпләр
Митингта яңгыраган таләпләр

Көн кичкә авышып барганда Денис Кропотов кабат сүз алып, аз санлы халыкны бу проблемны чишүдә туктап калмаска, ахырга кадәр көрәшергә өндәде.

"Көрәш туктамаска тиеш. Генпланны без теләмәгән вариантта кабул итсәләр дә, безнең барыбер аны үзгәртү мөмкинлегебез бар. Шуңа күрә максимум актив булыйк, үзебезгә карата минимум битараф булыйк. Көрәш ахырга хәтле дәвам итергә тиеш", дип җиткерде ул.

XS
SM
MD
LG