Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урмайда 110 урынлы тагын бер балалар бакчасы ачылды


Урмай авылында яңа балалар бакчасы

Русиядә ел саен йөзләрчә авыл юкка чыга барганда, Урмай авылында икенче балалар бакчасының ачылуы сөенечле хәл дип белдерә Чуашстанның татар җәмәгатьчелеге.

Чуашстанның Урмай авылында икенче балалар бакчасы ачылган. Ул 110 балага исәпләнгән. Бу хакта Чуашстан татарларының мили-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

"Ел дәвамында Русиядә генә йөзләрчә авыллар югалып барган чорда Чуашстанның 3200 кеше яшәгән Урмай авылында 110 урынлы икенче балалар бакчасы ачылды. 1986 елда 130 балага исәпләнгән беренче балалар бакчасы төзелгән иде, бик матур гына татар балаларын тәрбияләп килде. Күп балага балалар бакчасында урыннар җитмәү сәбәпле, дәүләт програмы белән Урмайда яңасы төзелде", ди Гыйбатдинов.

Балалар бакчасын төзүгә дәүләттән 93 млн сум акча бүленгән. Бакчага күрше Тукай, Чичкан авылларыннан да балалар йөри алачак.

Ачылу тантанасына Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев, Комсомол районы башлыгы Хасиятуллиа Һидиятуллин килгән.

Фәрит Гыйбатдинов белдерүенчә, быел Урмай авылы мәктәбенә Урмайдан 42 бала, Комсомол район мәктәпләреннән унлап бала беренче сыйныфка укырга кергән.

XS
SM
MD
LG