Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram кулланучыларга телефон номерларын тулысынча яшерү мөмкинлеге бирә


Telegram мессенджерында хәзер телефон номерын контактлар исемлегенә кертелгән кешеләрдән дә яшерергә мөмкин.

Telegram мессенджеры кулланучыларга телефон номерларын тулысынча яшерү мөмкинлеге бирүче үзгәрешләр чыгарган.

Элек тә булган "Телефон номерын беркемгә дә күрсәтмәскә" дигән опция киңәйтелгән: хәзер Telegram аккаунтын булдырганда телефон номерын контактлар исемлегенә кертелгән кешеләрдән дә яшерергә мөмкин. Моңа кадәр андый мөмкинлек юк иде.

Әлеге үзәрешләр Һонконгтагы протест чаралары фонында кертелгән. Анда катнашучылар Telegram чатлары куллана, номерларын яшерү аларның анонимлыгын тәэмин итәчәк һәм хакимиятләргә мәгълүматларын ачыкларга комачаулаячак диелә.

  • Былтыр Telegram кулланучыларның язышуларын шифрлау ачкычларын ФСБга тапшырудан баш тартканнан соң, Роскомнадзор Русиядә әлеге мессенджерны томалый башлады. Нәтиҗәдә 20 миллионлап IP-адрес томаланды, Русиянең күп кенә сайтлары һәм хезмәтләре эшчәнлегенә зыян килде. Моннан тыш Роскомнадзор Telegram-ны томалауны әйләнеп узу мөмкинлеге бирүче 80 VPN-ны һәм прокси-хезмәтләрне дә томалады. Шул ук вакытта Telegram Русиядә эшләвен дәвам итте. Аны түрәләр дә куллана.
  • Telegram-га нигез слаучы Павел Дуров теге яки бу дәүләтнең нормаларына каршы килсә дә, мессенджерда сүз иреген һәм кулланучыларның конфиденциальлеген саклауны дәвам итәчәкмен диде. Шул ук вакытта Telegram террорчылыкка чакыруларны, балалар порнографиясен юк итеп тора.
XS
SM
MD
LG