Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның генпланына каршылар инициатив төркемгә берләште


Инициатив төркем кору килешүен имзалау
Инициатив төркем кору килешүен имзалау

Казанның генераль планыннан зыян күргән һәм күрәчәк бистәләрдәге иҗтимагый оешмалар инициатив төркемгә берләште. Активистлар генераль планга тулысынча каршы түгел. Без бу генераль планның бистә халкының хокукларын бозган өлешләре турында хакимият белән сөйләшергә әзер, тик түрәләр безнең мәнфәгатьне кайгыртырга җыенмый, ди алар.

6 сентябрь Казанның Яңа Сосновка, Нокса, Салмыч, Борисоглебский, Нагорный, Дәрвишләр бистәләре һәм Казансу елгасы экологиясен яклаучылар вәкилләре башкаланың Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә очрашып инициатив төркем кору килешүенә кул куйды.

Журналистлар белән матбугат очрашуы рәвешендә үткән чарада катнашучылар бу төркемнең максаты — генпланнан зыян күргән территорияләрдә яшәүче халыкның хокукларын, табигый зоналарны һәм шәхси милекне бергәләп һәм тәэсирле итеп яклау, дип белдерде.

Казанның генпланына каршылар инициатив төркемгә берләште
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

Килешү форматы ачык. Аңа башка активистлар да кушыла ала. Берләшүебезнең төп темасы — Казанның яңа генпланы һәм башкаланы территориаль планлау белән килешмәү, ди инициатив төркем вәкилләре.

Безнең артыбызда бернинди сәяси партия дә юк, коммерция максатын да күздә тотмыйбыз, без бары тик үз бистәләребездә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту һәм үз хокукларыбызны яклау өчен берләштек, дип әйтте активистлар.

Инициатив төркем корган Казан бистәләре вәкилләре
Инициатив төркем корган Казан бистәләре вәкилләре

Очрашу барышында Казанның генераль планыннан зыян күрәчәк бистәләрнең вәкилләре кыскача үз җирлекләрендәге вазгыять белән таныштырды.

Активистлар әйтүләренә караганда, алар Казанның яңа генераль планына тулысынча каршы түгел, ә генпланның халык мәнфәгатьләрен исәпкә алмавына риза түгел.

Без хакимият белән диалогка әзер. Әмма хакимият безнең белән диалог урнаштырырга теләми. Без бу генплан бистәләрдә китереп чыгарган проблемнарны күтәрәбез. Түрәләр исә үзләренең яисә башка берәүләрнең мәнфәгатьләрен күздә тотып генпланны кабул иттерергә тели. Без әлеге генплан кабул ителгәндә кануннарның үтәлүен һәм кеше хокукларының бозылмавын таләп итәбез, дип белдерде активистлар.

Казанның генплан проекты саннары
Казанның генплан проекты саннары

Алар сүзләренчә, Казанның яңа генпланы кабул ителергә өч-дүрт ай вакыт калган. Беренче өч айда яңа генпланны федераль оешма тикшерәчәк, аннан соң генплан бер ай эчендә Казан шәһәр думасына раслау өчен җибәреләчәк.

Генплан кеше хокуклары бозылган рәвештә кабул ителә икән, без мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез. Шулай ук үз бистәләребездән Казан шәһәр думасына сайланган депутатларны чакыртып алачакбыз. Канунсызлыкка каршы без башкаланың башка бистә халкы белән бергәләп көрәшәчәкбез, дип белдерде инициатив төркемне коручылар.

XS
SM
MD
LG