Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа берлегенә яхшы мөнәсәбәттә булучы русияләр саны кискен арткан


АКШ президенты Дональд Трамп Европа берлеге байрагы фонында

Сораштырулар күрсәткәнчә, АКШка һәм Европа берлегенә уңай мөнәсәбәт белдерүче русияләр саны арткан. Шул ук вакытта Германиягә карата начар мөнәсәбәттә булучылар саны иң югары дәрәҗәгә җиткән.

Америка Кушма Штатларына һәм Европа берлегенә яхшы мөнәсәбәттә булучы русияләр саны соңгы өч ай эчендә 11 һәм 12 процентка арткан. Бу Левада үзәге август ахырында уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренә.

Май аенда АКШка "башлыча яхшы мөнәсәбәттә" булучылар 27 процент булса, хәзер 38 процентка җиткән. Европа берлегенә респондентларның 45 проценты "башлыча яхшы мөнәсәбәттә" булуын белдергән, май аенда бу күрсәткеч 33 процент булган.

Европага уңай мөнәсәбәттә булучылар саны Кырым аннексиясе өчен Русиягә чикләүләр кертелгәннән бирле рекордлы дәрәҗәгә җиткән.

Сораштыруда катнашучыларның 55 проценты Русияне Европа иле дип санамый. Болай җавап бирүчеләр дә ун ел элек белән чагыштырганда, ике тапкыр арткан.

Шулай ук Германиягә "башлыча начар мөнәсәбәттә" булучылар саны арткан. Мондый җавапны респондентларның 18 проценты биргән. Левада үзәге уздырган сораштырулар тарихында бу иң югары күрсәткеч.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG