Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары "башка файдалы казылмалар" салымын тулысынча төбәкләрдә калдырырга тәкъдим итә


Константин Толкачев
Константин Толкачев

Соңгы елларда Башкортстан бюджеты Федераль үзәккә салымнарны күбрәк җибәрә башлады, шуңа күрә башка файдалы казылмалар салымын булса да тулысынча төбәкләрдә калдыру дөрес булыр иде ди Башкортстан парламенты спикеры.

Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатлары Русия бюджет кодексына яңа канун өлгесе тәкъдим итә. Ул башка файдалы казылмаларга салынган салымның 100 процентын төбәкләрдә калдыруны күз уңында тота. Документ беренчел караулар өчен Федераль җыен каршындагы Кануннар чыгаручылар шурасына җибәрелгән.

"Башка файдалы казылмалар"га углеводородлар, алмазлар һәм гомумтаралган файдалы казылмалар, ягъни дәүләт бюджеты өчен иң табышлы чимал төрләре керми. Әлеге вакытта төбәк бюджетларына башка файдалы казылмалар өчен салымның 60 проценты кала. Без әлеге салымны тулысынча төбәкләрдә калдыруны тәкъдим итәбез", ди Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев.

Башкортстан финанс министрлыгы исәпләвенчә, әлеге канун өлгесе кабул ителгән очракта, республика бюджеты елына өстәмә 350 млн сум алачак.

Толкачев әлеге канун өлгесен төбәкләр бюджетларын федераль казнага зыян китерү исәбенә тулыландыруны максат итеп куймый ди. Бу төбәкләргә соңгы еллардагы югалтуларын компенсацияләү өчен кирәк.

"Соңгы елларда табышка салымны федераль үзәккә күбрәк җибәрә башлау сәбәпле, республика 2,3 млрд сум югалтты. 2019 елда безнең бюджеттан күчемле милекка салым төшеп калды. Бу тагын минус 3,2 млрд сум. Югалтулар башка файдалы казылмалар өчен салымны үзебездә калдыру белән чагыштырганда күпкә зуррак", ди Толкачев.

Элегрәк табышка салым акчалары төбәкләрдә 18 процент күләмендә калса, 2017 елда 1 проценты федераль үзәк үз файдасына күчерелде. Моны Татарстан президенты Рөстәм Миңенаханов тәнкыйтьләп тә чыкты. Әмма федераль үзәктә колак салучы булмады.

XS
SM
MD
LG