Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия делагациясенең 10 әгъзасына БМО җыенында катнашу өчен АКШка виза бирелмәгән


Нью-Йоркта БМО бинасы
Нью-Йоркта БМО бинасы

Делегация әгъзалары Нью-Йоркка сишәмбе очарга тиеш булган. Америка виза бирелмәүне техник сәбәпләр белән аңлата. Русия тышкы эшләр министрлыгы әлеге аңлатмаларны кабул итәргә теләми.

Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) Гомум җыенында катнашырга тиешле Русия делегациясенең 10 әгъзасына, шул исәптән Федерация шурасының халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачевка АКШ визасы бирелмәгән. Бу хакта Русия матбугат чаралары хәбәр итте һәм тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова Facebook-та язды.

Делегация әгъзалары Нью-Йоркка сишәмбе очарга тиеш булган. БМО Гомум җыены сессиясе дүшәмбе башланды. АКШта виза бирелмәүне техник сәбәпләр белән аңлаттылар. Косачев бу хәлне "акланулар кабул ителә алмый торган ачу китерерлек чара" дип атады.

Захарова сүзләренчә, тышкы эшләр министрлыгы Америка ягының аңлатулары нигезле түгел дип саный. Әлеге хәл Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм АКШ Дәүләт департаменты башлыгы Майк Помпеоның якын арадагы очрашуында төп тема булачак диде ул.

XS
SM
MD
LG