Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чын язучы ул һәрвакыт оппозициядә"


Чарада катнашучылар

27 сентябрь Татарстан язучылар берлеге 85 еллык юбилеен билгеләде. Чарада 400ләп кунак катнашты. Арасында берлек эшеннән канәгать булучылар да, күбрәк юбилейлар үткәрү, кабер ташлары кую белән шөгыльләнгән оешмадан сәяси активлык көтүчеләр дә бар.

Рәсми затлардан тантанага Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде, рәсми бүләкләр, берлек коллективына Татарстан президентының рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук мәдәният министры Ирада Әюпова, "Яңа гасыр" каналы җитәкчесе Илшат Әминов күренде.

Мөхәммәтшин үзенең чыгышында язучыларга гонорарны арттыру мәсьәләсен дә күтәрде. Аның бу фикеренә залдан алкышлар яңгырады:

— Фәүзия Бәйрәмова, Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Миңнулллин, Ренат Харис, Разил Вәлиев парламентаризм үсешенә зур өлеш керттеләр. Халкыбыз өчен мөһим документлар, кануннар, карарлар кабул ителгәндә актив катнаштылар. Хәзерге депутат Ркаил Зәйдулла аларның эшен дәвам итәр дип ышанам, өметем зур. Депутат тамгасын бүген такмаган, аның белән бу мәсьәләдә Дәүләт шурасында аңлашырбыз. Шуны әйтергә кирәк, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен әсәрләре аша халыкка җиткерүдә зур эшләр башкарыла. Үзебезнең әдәби мирасыбыз башка телләргә дә тәрҗемә ителеп халкыбызны дөнья күләмендә таныту юнәлешендәге эшне көчәйтәсе иде. Республика күләмендә гонорар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Язучыларның ул төп кереме.

Татарстан язучылар берлеге 85 еллык юбилеен билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгышында Тургеневның "Муму" әсәрен телгә алды. Телне югалтсак, без дә шул хәлдә калабыз дип кисәтте:

— Теле булмаган халык Мумуга әйләнә. Мумуга әйләнгән халык эт батыра. Без әле эт батырырга җыенмыйбыз. Без телебезне коткару, телебезне яшәтү өлкәсендә һәрвакыт эшләргә тиешбез. Соңгы сулышыбызны алган чагында да, безнең баш очыбызда үзебезнең бабаларыбыз телендә ясин чыгучы булырга тиеш. Без киләчәк буынны шундый итеп тәрбияләргә тиешбез.

Чыгыш ясаган һәрбер кунак авыр заманда бердәмлеккә чакырды. Язучылар арасында берлек эшеннән канәгать булучылар да, күбрәк юбилейлар үткәрү, кабер ташлары кую белән шөгыльләнгән оешмадан сәяси активлык көтүчеләр дә бар.

Азатлык тантанада катнашкан берничә кунак белән сөйләште.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

Язучы, "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов язучылар, гомумән, сәясәттән читтә, дип саный:

— Әйе, аны яшереп торасы юк, безнең язучылар сәясәттән читтә. Мәсәлән, яңа гына фаҗига булды: удмурд галиме Альберт Разин үзен яндырып үтерде. Ул бит удмурт өчен генә түгел, татар өчен дә, башкорт өчен дә, телсез калган барлык милләтләр өчен үзен корбан итте. Аңа, әлбәттә, Язучылар берлеге берәр сүз әйтергә тиеш иде. Формалары күп төрле: җыелыш җыеп әйтәме, берәр чара вакытында искә аламы, мәкалә оештырамы – бу эшне эшләргә мөмкин иде. Әйтәләр инде, берлек иҗтимагый оешма, шуңа сәясәттән читтә тора, диләр. Ләкин бит гражданлык позициясе бар. Некрасов әйткән бит: шагыйрь булу минем бурыч түгел, гражданин булу – минем бурыч дип. Шуның кебек, үз сүзебезне әйтә ала идек. Без дәшми генә үткәрдек.

Үз фикерең бар икән, син оппозициядә, сине яратмыйлар. Үзеңне яратсыннар, орден-медальләр бирсеннәр өчен йөрисең икән, әлбәттә, дәшмисең. Аннары кыю әсәрләр юк

Сайлаулар үтте. Ул сайлауларның дөрес түгел икәнлеген иң надан кеше дә аңлады. Ләкин аңа дәшүче кеше юк. Берәү дә дәшми. Без ялганга күнегеп беттек. Язучы күнегергә тиеш түгел. Язучы җитәкченең кубызына биергә тиеш түгел. Чын язучы ул һәрвакыт оппозициядәге кеше. Үз фикерең бар икән, син оппозициядә буласың, сине яратмыйлар. Үзеңне яратсыннар, орден-медальләр бирсеннәр өчен йөрисең икән, әлбәттә, дәшмисең. Аннары кыю әсәрләр юк. Ул булыр-булмас мәхәббәт, бер-берсен табыша алмый торган суган әкияте белән әдәбият булды, бай яши, дип сөйлиләр инде. Шуның өчен җырлар белән тулды әдәбият.

Милләтне яклаган, милләт өчен янган, көйгән әсәрләр юк. Урысча яза торган кешеләрне күтәрә башладылар. Берсе дә, болар үзенең туган телен, әти-әнисен саткан кешеләр дип язып чыкмый. Берсе дә дәшми. Рәхәт, дус яшибез. Шулай дус яши-яши милләт буларак юкка чыгып барабыз. Матбугатта язмасалар да, катнаш никахларның күләме 47 процентка җитте. Кычкырмыйлар, яшерәләр, ЗАГС җитәкчесен алмаштыруга хәтле барып җиттеләр. Ә без дус яшәп, Иван белән кочаклашып үлеп барабыз, диде Вахит Имамов.

Гәрәй Рәхим
Гәрәй Рәхим

Гәрәй Рәхим, берлек әгъзаларының бер өлеше сәясәттән беркайчан да ерак булмады һәм бүгенге иң авыр вазгыятьтә алар бик актив эш алып бара дигән фикердә:

— Язучылар радио-телевидениедә, матбугатта чыгыш ясыйлар, милләтебез, телебез язмышын кайгырталар һәм тәкъдимнәр белән чыгалар. Әлбәттә, алар моны үз белдеге белән эшли. Берлек аларга аны эшлә, моны эшлә дип күрсәтмә бирә алмый. Совет заманында исә җыелышларда андый тәкъдимнәр яңгырый иде. Заман үзгәрде, берлек андый вакаләтләрен югалтты. Әйе, юбилейлар даими үтә. Чөнки язучылар күп. Юбилейларга багышланган чараларда татар әдәбияты, матбугаты, проблемлы мәсьәләләр гел күтәрелә.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

Рабит Батулла, берлекнең сәяси хәлләргә мөнәсәбәтен белдермәүгә гаҗәпләнми. Аның әйтүенчә, татар, гомумән, таркау халык:

— Ул таркатылган, таратылган. 500 ел буена үз иркеңдә яши алмагансың икән инде, рухта, холыкта үзгәреш барлыкка килә, шуңа күп кеше битараф. Аналарның мәктәпләрне урысчага күчерергә тырышуыннан ук милләтнең бетүгә таба барганын күренеп тора. Аны ничек туктатырга, мин юлларын әйтә алмыйм. Ләкин бер-бер нәрсә килеп чыкса, өстә үзгәрешләр булса гына өмет булырга мөмкин. Без татарлар гына түгел, бөтен төрки халыклар, Кавказ халыклары мөшкел хәлдә. Татарлар Русиянең урыстан кала иң зур милләт булуын искә алсак, без бик пассив. Маңкортлыкка китереп җиткерелгән димәк. Аннары татар үзе шулай тели, диләр. Гәрчә, шушы хәлгә җиткерелгән булсак та. Илдә милли сәясәт дөрес бармый.

Рифә Рахман
Рифә Рахман

Әдәби тәнкыйтьче Рифә Рахман журналистларга, халыкка берлеккә килеп кискен проблемнар турында сөйләшергә беркем дә комачауламый дигән фикердә:

— Беренчедән, берлек юбилейлар белән генә шөгыльләнми. Анда көндәлек бетмәс-төкәнмәс эш: иҗат тикшерү, китаплар чыгару, әдәбият көннәре оештыру һәм башкасы кайный. Язучылар бер сүз дә әйтми дип әйтү дә дөрес түгел. Чөнки аның аерым шәхесләре һәрвакыт көрәште. Билгеле, кул кушырып утырырга ярамый. Көрәшергә кирәк, бердәм булырга, бер-беребезне якларга кирәк. Берлекнең эшен иҗтимагый-сәяси лозунглар белән чыгу гына дип карау да дөрес түгел. Шул ук журналистлар, укучылар берлеккә төрле проблемнар уңаеннан мөрәҗәгать итеп түгәрәк өстәлләр оештыра ала. Зур кичәләр җыя алалар. Түгәрәк өстәлләр оештырылып тора, күп проблемнар идарәдә чишелеш таба да.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Берлекнең элекке рәисләренең берсе, галим Фоат Галимуллин әйтүенчә, күп мәсьәләләр хәл ителә, әмма эшлисе эшләр дә күп:

— Берлекнең эше — ул җанлы хәрәкәт. Мәсәлән, моннан 10-15 ел элек берлек җитәкчесе булып эшләгән чактагы бурычларның күбесе хәл ителде. Ул вакытта иң зур гауга — берлек кирәкме, юкмы дигән сорау тирәсендә иде. Хәзер инде моның кирәклеге расланды. Безгә оешмада бергә булырга, бердәм булырга кирәк. Әгәр ялгыз булсак, безгә бик кыен булачак. Ярый әле берлегебез бар. Шунда киләбез, сөйләшәбез, бурычларны тикшерәбез һәм югары органнар алдында үзебезнең сорауларны куя алабыз. Берлек кирәк һәм тирә-юндә байтак кына оешмалар таркалып, берничә бүлекләргә аерылып беткән вакытта, без бердәмлекне саклап калдык. Русиянең башка төбәкләрендә, Башкортстаннан кала, китап чыгару мәсьәләсе бик мөшкел хәлдә. Без бу яктан һич кенә дә зарлана алмыйбыз. Ел саен Татарстан китап нәшрияте безнең әсәрләребездән план төзи һәм шул планны үтәп бара һәм күпмедер гонорар да түләнә. Бу эшне алга таба камилләштерергә кирәктер, бу турыда уйлыйбыз. Икенче борчыган проблем: газет-журналларның тиражлары бик кечкенә. Безнең язучыларның сүзе вакытлы матбугат аркылы бик тә тар даирәгә барып җитә. Бу мәсьәләне ничектер хәл итәсебез бар. Язучы сүзе алдан барырга тиеш һәм ул шулай да. Безгә бердәм булырга, мин монда үзара гына түгел, башка республикалар язучылары белән дә элемтәләр ныгытуны күз уңында тотам. Бүген иң борчыганы – телебез. Ул булмаса, язуыбыз нигә кирәк? Күптән түгел тел өчен көрәшеп тә файда булмагач, каһарман Алберт Разин үз-үзен һаләк итте. Бу шулкадәр сискәндерде. Ә Мәскәүдәге профессор, милли мәсьәләләр буенча төп белгеч Валерий Тишков бу фаҗигага карата җавап мәкаләсендә, халыкның теле бетеп кенә, ул милләт булудан туктамый, диде. Менә күрәсез, нинди карашта торучылар бар.

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

Тел галиме Хатыйп Миңнегулов "Мәскәү эше" буенча тоткарланган гаепсез яшьләрне якларга кирәк дип фикер әйткән бердәнбер кеше. Язучыларның күбесе әлеге вакыйгадан бик хәбәрдар да түгел. Әмма һәммәсе дә Альберт Разин фаҗигасен белә, аның буенча фикерен әйтә. Тик, без әйтеп нәрсә үзгәрә соң дигән караш та сизелә:

— Татар әдәбиятының шушы 85 елда ниндидер уңышлары бар икән, телибезме, теләмибезме берлекнең уңышын танырга тиеш булабыз. Безнең берлекнең җитәкчеләре үзебезгә генә түгел башка халыкларга да мәгълүм. Хәзер инде бик кыен вакытта яшибез. Ул тел мәсьәләсе дә, милли мәгариф, мәдәният тә. Хәзер безгә бердәм булып, милли мәнфәгатьләрне кайгырту, аның өчен көрәшче булу кирәк. Шул тикле принципиаль позициядә торып үз сүзебезне җиткерү кирәк. Үзебез генә түгел, безнең халыкны шуңа әзерләү, ата-аналарны әзерләүгә керешергә кирәк. Аллага тапшырдык дип яшәсәк, уңайсыз хәлдә калырбыз. Бу мәсьәләдә үзебезгә генә авыр, башка милли республикалар һәм төрки дөнья белән бәйләнешләрне ныгыту мөһим. Бәйрәмгә Мәскәү кунаклары да килгән. Урыс язучылары да бит безгә таяныч була ала. Тоткарланган татар егетләре мәсьәләсенә килгәндә, гаепсезләр икән, без әлбәттә үз мөнәсәбәтебезне белгертергә тиеш. Аларны якларга кирәк, мин шулай уйлыйм.

фикерләр (59)

XS
SM
MD
LG