Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадчы Гуриев: якын киләчәктә Русиядә үзгәрешләр булмый калмаячак


Сергей Гуриев
Сергей Гуриев

Танылган икъстисадчы Гуриев журналист Юрий Дудька интервью биреп, Русияне киләчәктә үзгәрешләр көтә дип сөйләде. Моңа икътисад кризисы, халыкның хакимияткә ышанмавы, реаль керемнәре кимүе, нефть бәясенең төшүе китерәчәк ди.

Чит илдә яшәүче Русия икътисадчысы, Русия икътисад мәктәбенең элекке ректоры, Европаның реконструкция һәм үсеш банкының элекке баш икътисадчысы Сергей Гуриев якын унеллыкта Русиядә үзгәрешләрдән качып булмаячак дип саный. Бу хакта ул журналист Юрий Дудька биргән интервьда әйтте.

Икътисадчы сүзләренчә, Русия икътисады торгынлыкта, ә кешеләрнең реаль керемнәре кими.

Гуриев фикеренчә, системлы икътисад кризисы, халыкның хакимияткә ышаныч дәрәҗәсе кимү һәм нефть бәясенең төшү ихтималы сәяси кризиска китерергә мөмкин. "Демократик булмаган лидерлар хакимияттә озаграк калган саен, бу аларның үзләренә дә куркынычрак була бара", ди Гуриев президент Владимир Путин турында.

Сергей Гуриев үзенең 2013 елда Русиядән китү сәбәпләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Путин даирәсендәге кешеләр аны кулга алу турында кисәткән. Икенче көнне үк ул Парижга китә. Гуриев сүзләренчә, хакимиятләрнең аның "ЮКОС" эшенә карата фикере, Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондына ярдәм итүе һәм хакимиятләрнең сәясәтен тәнкыйтьләп ясаган чыгышларыннан канәгать булмаган.

Русия президенты Владимир Путин элегрәк Гуриевка Русиянең дәгъвалары юк, икътисадчы илгә кайтса, ул шат булачак дип белдергән иде.

Европаның реконструкция һәм үсеш банкындагы вазифасыннан киткәч тә, Гуриев әлегә Русиягә кайтырга җыенмавын, чөнки анда үзен тыныч хис итә алмаячагы турында да сөйли. Ул хәзер Парижда яши һәм эшли. Аның сүзләренчә, ул "Русияне чәчәк атучы тыныч демократик илгә әйләндерергә теләүчеләргә" ярдәм итәчәк. Андый сәясәтчеләрнең исемнәрен ул атамый. Элек ул Алексей Навальныйның сәяси програмын төзүдә катнашкан иде.

XS
SM
MD
LG