Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Минем әни — эчкече"


Архив фотосы

3 октябрь — алкоголизмга каршы көрәш көне. Русия хакимияте спиртлы эчемлекләрне эчү кимеде дип белдерә һәм моны маскатчан алып барылган сәясәт нәтиҗәсе дип аңлата. Әмма рәсми статистика чынбарлыктан аерыла.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2008 елда бер кешегә 15,7 литр алкоголь кулланылган булса, 2018 елда – 9,3 литр. Росстат мәгълүматына күрә, алкогольгә бәйлелек диагнозлы кешеләр саны 2008–2017 еллар аралыгында 2,08 млн кешедән 1,3 млн кешегә кимегән.

Русиядә үлүчеләр саны арту да хәмер эчүгә бәйле. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2000нче елларда эчкечелеккә каршы көрәш нәтиҗәсендә хәмер эчеп үлү очраклары кимүгә таба борылган. 2003 елдан хәмер эчү күләме һәм үлем очраклары параллель рәвештә кими бара. 2003-2018 елларда ирләр арасында 39 процентка кимегән булса, хатын-кызларда бу сан 36 процент тәшкил итә.

Дөрес, бу – рәсми статистика, ул чынбарлык саннарын киметергә тырыша. Әмма соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчүгә сабышу күренеше дә барлыкка килде. Гүзәл затлар арасында спиртлы эчемлеккә бәйле булучылар соңгы берничә елда 11,3 проценттан 15,8 процентка арткан. Бу – Русиядә. АКШта алкоголик хатын-кызлар саны якынча 30 процент, ә Британиядә хәтта 50 процентка җитә диелә.

Хатын-кызлар ни сәбәпле эчә, аларны дәвалау никадәр авыр, ни өчен алар үзенең чирен танырга теләми? Азатлык шуны ачыкларга тырышты.

Ләйсән тумышы белән Татарстаннан, ул бик авырлык белән гаиләсендә булган фаҗигасе турында сөйләде. Ул үз исемен, кайсы шәһәрдән булуын язмаска үтенде. Моны ул энем, яшүсмер сеңлем бар, аларга авырга төшәчәк дип аңлатты. Ләйсәннең әнисе инде 13 ел дәвамында эчә һәм алар барысы да моны яшерергә тырыша, кешегә әйтми. Сөйләргә дә куркыныч, диде ул.

— Миңа бу турыда сөйләү авыр да, оят та. Кем әнисенең эчкечелеккә сабышканын әйтә алсын! Бәлки, әйтүче дә бардыр, әмма миндә андый кыюлык юк. Бу — үземнең, энем, сеңлемнең гомерлек ярасы һәм мин әнидән ни ваз кичә алмыйм, ни аның белән яши дә алмыйм, чөнки аны исерек килеш күрсәм, нәфрәтләнәм, аңа да, үземә дә зыян салырмын дип куркам.

Әни бертуктаусыз 13 ел эчә, әмма без моны яшерәбез

Мин — әти белән әнинең беренче баласы. Мәхәббәт җимеше дип уйлыйсым килә, әмма минем тууыма, аннары энем белән сеңлем тууына алар сөенгәнме, әти-әни булуга шатланганнармы – әйтә алмыйм. Әни өченче баланы тудырганда миңа 13 яшь иде. Барысын да аңлый, күрә торган вакытым. Менә шул вакытта әнинең башта шәраб, кайчак аракы эчкәләгәнен сизә башладым. Шулай кирәк, өлкәннәргә эчәргә ярый дип уйлый идем. Бу артыкка киткәнен соңыннан гына төшендем. Кайчак, бәлки, вакытында кисәтсәк, туктатсак, вакытында дәвалау башланса, моны үзгәртеп буладыр дип тә уйлыйм. Әмма терсәкне тешләп булмый. Әле искә төшерәм, әни эчә башлаганда аңа 35 яшь булган, инде 13 ел эчә. Бертуктаусыз. Бүген инде бернинди дә дәва юк кебек. Үзе дә теләми, без дә арыдык.

Әти — бизнесмен. Зур акча эшләде, әмма үзен күрмәдек. Әйе, безнең торган йорт матур, зур, машина да кәттә, әмма өйдә тынычлык булмады. Яратаммы мин аны? Белмим. Әни белән алар аерылышты. Шул эчкечелек аркасында. Без, өч бала, эчкече әни белән калдык. Әмма аның әйтүченчә, әти безне ташламады. Әйе, акча белән тәэмин итте, әмма безне якламады, кызганмады. Яратуын да тоймадык. Без аңардан өчебез дә куркып үстек. Ул барысын да ялт-йолт итеп эшли, бездән дә шуны таләп итә. Килеп чыкмый икән, без аның күзендә – булдыксыз кешеләр. Шуңа да әти кушканча, әти теләгәнчә булсын дигән тормыш төзелде, уку йорты, һөнәр сайлау да — аның теләгенә бәйле булды.

Әнигә без кирәкмәдек

Әни – хуҗабикә, мин аның эшләгәнен хәтерләмим. Ул бер-бер артлы бала тудырган да, безне үстергән. Әмма энемне дә, сеңлемне дә чынында мин карап үстердем. Әнигә без кирәкмәдек. Энем дә, сеңлем дә мин кичергәнне тоймасын дип аларга әнинең исереп берни хәтерләмичә егылып ятуын күрсәтмәскә тырыштым. Ашарга пешерү, киендерү, юындыру, мәктәп минем өстә булды. Әнидән ни өчен эчә башладың дип сораган булды. Әтине яратмаумы, изелеп, куркып яшәүме, рәхәтлеккә чыдый алмаумы эчкечелеккә сабыштыру сәбәбе – белмим. Хәзер мөһим түгел...

Әни безгә дигән акчаны урлап кибеткә йөгерә иде

Без әнине төрлечә коткарып карадык. Әнидән аракыны яшерә идек, акча бирми идек. Исереп айныгач бер кая да чыгармый идек. Аны әйтү генә ансат. Ишекләрне бәреп тибүләре һәм ялварулар, елаулар һәм сине каргаулар... Мин әнидән чыккан сүзләрне аныкы дип кабул итәсем килмәде, әмма барысы да күңелдә калды. Әни безгә дигән акчаны урлый иде һәм тотып кибеткә йөгерә иде. Мәктәп өчен түләргә кирәкме, кием сатып алу өчен дигән акчамы бу – мөһим түгел, ул тизрәк аракы сатып алды. Акчаны ничек таба? Белмим, әмма эчәм дигән кешене тотып калып булмый. Өйдә ашарына да кайчак булмый, әмма шешәлек "ярдәм" итүчеләр дә табыла.

Аннары әти дә кул селтәде, яңа гаилә корды

Башта әнине дәвалауда әти дә катнаша иде. Кыйммәтле клиникада да ятты, әмма терелү вакытлыча иде. Кайту белән әни "ычкына" иде. Әти энем белән бәләкәй сеңлемне яшереп тотты, имеш, балаларны сагыныр, аңына килер дип уйлады, әмма нәтиҗәсез. Әни бездән башка тора ала иде, әмма аракасыз яши алмады. Аннары әти дә кул селтәде, яңа гаилә корды. Энем белән сеңлем, әни аек булса, аның белән яши, исерсә, алар китә: йә әтигә, йә әбиләргә.

Мин кияүгә чыгып котылдым кебек, әмма алар өчен йөрәк өзгәләнә, аларның психикасына бу начар йогынты ясый. Киләчәкләре өчен куркам. Кияүгә чыкканчы мин иремә әнием турында әйтергә ояла идем. Аларның гаиләләренә карыйм да үкереп елыйсы да килә, көнләшәм дә. Алар төрле мәҗлесләргә җыела, бәйрәм итә, әмма бер табында да минем әнинең булганы юк. Кешеләр янында елмаеп йөрим, тыштан без бик хәлле матур гаилә булып күренәбез, әти дә туема кәттә машина бүләк итте, әмма чынында барысы да эчтән черегән, барысы да коточкыч хәлләр...

Татарстанның республика наркодиспансеры Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә эшли. Биредә эчкечеләргә чирдән арынырга ярдәм итәләр. Моннан тыш Татарстанда "Инсайт" наркология үзәге берничә шәһәрдә эшли. Бу – хосусый клиника, хезмәт түләүле.

Азатлык нарколог, психотерапевт Гомәр Зыятдинов белән аралашты һәм аның сүзләренә караганда, хатын-кызлар эчкечелккә ирләргә караганда тизрәк сабыша һәм алар чирләгәнен танымый. Табибка мөрәҗәгәть иткәндә бик соң була һәм чирдән арыну процессы авырлаша.

Гомәр Зыятдинов
Гомәр Зыятдинов

"Соңгы елларда эчкечелеккә каршы сәясәт алып барылса да, мәсәлән, кибетләрдә хәмерне кичке уннан соң сатмау, 18 яше тулмаган кешеләргә спиртлы эчемлекләр сатуны рөхсәт итмәү, алкоголизм чиреннән арынырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны кимемәде. Төгәл статистиканы бирү авыр, аларны республика наркодиспансеры гына саный. Бу да аларга мөрәҗәгать итүчеләр генә. Ә кешегә күрсәтмичә эчүчеләр, эчеп тә ярдәм сорарга теләмәүчеләр шактый. Хосусый клиникар хисап алып бармый, алып барган очракта да саннарны әйтми. Шуңа без бу афәтнең бер өлешен генә күрә алабыз.

Спиртлы эчемлекләргә бәйлелек хатын-кызларда да күзәтелә башлады. Әйтергә кирәк, безнең илдә әлегә кадәр чирне танып, ярдәм сорау гадәте юк. Шуңа мин хосусый клиникада эшләүче практик табиб буларак кына сөйли алам.

Беренчедән, хатын-кызлар үзләрен эчкече дип танымый. Ирләрне хатыннары, туганнары көчләп алып киләләр, чөнки аларда чир күренә башлый. Хатын-кызлар яшерә белә, косметика кулланып тышкы чагылышны ямап куя ала. Хатын-кызларда ялгыз качып эчү гадәте таралган. Кич дәвамында ике яки өч шешә шәрабны эчеп бетерүне алар алкоголизмга санамый. Әмма бу бик күп санала. Икенчедән, минем күзәтүләргә караганда, алкоголизмнан яшьләр һәм урта яшьтәгеләр интегә.

Хуҗабикәләр арасында эчкечегә сабышу күп

Статуска килгәндә, эчкечеләр арасында хәлле кешеләр дә, эшсезләр дә бар. Түбән статуслы кешеләр арасында, билгеле, чирлеләр күбрәк. Хуҗабикәләр арасында эчкечегә сабышу күп. Алар йә моңсулыктан компанияләргә ияреп эчә башлый, йә кеше үз-үзенә йомылып, тормышның кызыгын шешәдән эзли башлый. Кеше яңа шөгыль, хобби табу, белем эстәү урынына җиңел юл сайлый һәм капкынга эләгә.

Хатын-кызларда алкоголизмга ияләшү тизрәк бара, чөнки алкоголь матдәләрен җимерә торган фермент ирләрдә күбрәк. Шуңа да гүзәл затларга зыяны күбрәк төшә. Спиртка организмның каршы торуы вакыт узу белән арта бара, ягъни кеше күп эчә башлый, организм күбрәк таләп итә. Кеше аны сизми дә кала.

Сыра эчеп алколизм барлыкка килми дип уйлаучылар бар. Кемдер, мин бит шәраб кына эчәм, дип аклана. Кеше күп эчмәскә дә мөмкин, әмма даимилек – алкоголизмны барлыкка китерүнең төп факторы. Көн саен аз-азлап булса да эчә икән, бу кеше – чирле. Кызганычка, кеше табибка 5-6 ел дәвамында эчкәннән соң гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ягъни бу вакыт эчендә кешедә хәмергә ныклы бәйлелек барлыкка килә.

Проблемны хәл итү урынына хәмер эчеп туган кыенлыктан качарга телиләр

Хатын-кызлар җиңел эчемлекләрдән: сыра, шәрабтан башлый, анннары аракыга күчә. Сәбәбе нинди? Чирле кеше үзенә йөз төрле сәбәп таба: тормыш авыр, проблемнар чыкты, мине аңламыйлар һәм башкалар. Әмма алкоголикларның күбесенең проблемы – психологик яктан җитлегеп җитмәү. Алар – инфантиль холыклы кешеләр. Алар проблемны хәл итү урынына хәмер эчеп туган кыенлыктан качарга тели.

Дәваланып чирдән котылучылар бар, әмма реабилитация узган кешеләргә һәрдаим бер сүзне кабатлап кисәтәбез: экс-алкоголиклар юк, яңадан эчсәгез, барысы да яңабаштан башланачак. Ике пациентым бар, берсе – 22, икенчесе 24 ел эчмәде. Туганнары бер табында, күпме вакыт узды бит, эчәргә ярый дигәч, кеше "запой"га китте. Аннары табиб ярдәме белән кеше рәтенә керде, аек тормышта күпкә яхшырак дигән нәтиҗә ясады.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG