Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәтер көнендә илбасарларны зурлау халыкларны якынайтмый"


Казанны басып алучылар истәлегенә салынган чиркәү

12 октябрь Казанда берьюлы ике чара уза. Берсендә 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алсалар, икенчесендә Казанны басып алганда үлгән православ сугышчылары искә алына. Соңгысына митрополит Феофан фатиха биргән. Тарихчы Фәйзелхак Ислаев бу ике чараны бер көндә уздыру – зур ялгышлык ди.

XV-XVI гасырларда Русия иң көчле дәүләтләрнең берсенә әверелә. Алтын Урда вакытында инде ул көч туплап өлгергән була, татар империясе юкка чыкканда алар ныклап аякка баса. Көчен күрсәтү, раслау өчен урысларга Казан ханлыгын яулап алу кирәк була. Казан ханлыгын һәм башка татар ханлыкларын алар төп дошман итеп күргән һәм үзләре даими һөҗүмнәр ясап торган, алар куркыныч тудырган. Казан ханлыгы бай булгач, милеккә дә кызыкканнар. Алтын Урда мирасын яулап алырга тырышканнар дип уйлыйм. Казан ханлыгы – мөселман дәүләте, Мәскәү кенәзлегендә христиан динен тарату максаты да булган. Ни өчен Казанны яулыйлар? Беренчедән, милеккә, яңа биләмәләргә ия булалар. Икенчедән, алдагы вакыт-вакыт булып торган һөҗүмнәр вакытында Казан ханлыгы кулына эләккән урыс әсирләрен, колларын азат итү.

Казан ханлыгы җимерелүнең төп сәбәпләре – ул замандагы татар элитасының таркаулыгы һәм нинди куркыныч булырга мөмкинлеген күз алдына китермәве, әзер булмавы. Иң зур дошман Мәскәү кенәзлеге икәнен чамалый алмаганнар. Нәтиҗәдә бу зур фаҗигагә китерә.

Безнең алпавытлар туйдырды, Мәскәү тәртип урнаштырыр әле дигән фикер әле дә бар

Сәбәпләрне комплекслы карарга кирәк, элитаның халык белән бердәм булмавы да зур проблем тудырган. Миңа калса, ул вакытта элита арасында да, халык арасында да, җитәкчелек алышынса, Мәскәү белән кушылсак, ак патшага буйсынсак, күпкә яхшырак булыр дигән фикер булган. Безнең алпавытлар туйдырды, Мәскәү тәртип урнаштырыр әле дигән фикер әле дә бар. Әмма бу – буш өметләр. Элек тә алданганнар, әле дә Мәскәүгә өмет белән караучылар ялгыша. Казан урыслар кулына күчү белән берничә ай узуга талау көчәя генә, салымнар да арта.

Сугышкан вакытта да техника ягыннан артта калышканбыз. Нишләтәсең, Казан җиңелгән, җимерелгән...

Әмма татарлар җиңелгән дә бирешкән дип әйтү дөрес түгел. 1552 елның 2 октябрендә (иске календарь белән) Казанга урыслар бәреп керә, әмма капитуляция акты булмый. Декабрь аенда ук баш күтәрүләр башлана. Бу – милли азатлык өчен көрәшнең башы була. Бу – беренче ватан сугышының башы. 1557 елның җәенә кадәр сугыш туктамый.

Башкортлар 1557 елда ук Казанга Явыз Иван куйган кенәз каршына баш иеп килә

Кызыклы факт: башкортлар 1557 елда ук Казанга Явыз Иван куйган кенәз каршына баш иеп килә. Алар татарларның суелганын күреп үзләре белән дә нәкъ шулай булачагын чамалаган. Иелгән башны кылыч кисми дип үзләренә өстенлек алырга тырышканнар. Башкортларга карата лояльлек, аларны өстенрәк күрү бүгенге сәясәттә дә саклана.

Казан ханлыгын юк итүдән соң Русиядә караңгылык, болганчыклык (смута) чоры була, ул вакытта да татарлар дәүләтне яңадан аякка бастыру идеясе белән яши.

Русиядәге болганчык чорны да кулланганнар. Мәсәлән, татарларның бер өлеше Лжедмитрийны яклап чыга, әмма шул ук вакытта Минин (ул – татар кешесе) белән Пожарский да була, алар исә урыс патшалыгы ягында сугыша. Романовлар нәселен патша тәхетенә утыртуда да татар морзалары катнашкан. Тарих катлаулы.

Татарлар өчен фаҗига көнендә басып алучылар истәлегенә дога кылу ике якны якынайтмый

Ярар, бүгенге көнгә әйләнеп кайтыйк. Казанны яулаганда һәлак булган урыс сугышчылары истәлегенә салынган чиркәүдә татарларны басып алганда һәлак булган православ сугышчылар хөрмәтенә быел соңгы 100 елда беренче тапкыр гыйбадәт уздырыла. Исәпкә алыгыз, бу 12 октябрьдә татарларның Хәтер көнендә оештырыла. Урыс чиркәве моны белеп эшлидер дип уйлыйм, әмма бу – зур ялгышлык. Мөселман татар кешеләренең фаҗига көнендә басып алучылар хөрмәтенә дога кылу берничек тә ике якны якынайтмый. Күпләр моны мыскыллау буларак кабул итәргә мөмкин. Безнең фаҗига көнендә мондый гамәлләр кылу, йомшак иттереп әйткәндә, дөрес түгел.

12 Әйе, ике якның да үз хакыйкате, искә алу кирәк, әмма бу тигезлек булганда гына йөрәккә кадалмыйча кабул ителә ала. Татарлар үзләрен кимсетелгән, үпкәләтелгән дип хис итә. Моның сәбәпләре бар, мәсәлән, ни өчен басып алучы урыс сугышчылары өчен һәйкәл бар һәм ул татарлардан да җыелган Татарстан бюджеты акчасына төзекләндерелә, ә шул ук вакытта өч дистә елга якын аралагында республика хакимияте Казанны яклап сугышкан кешеләргә һәйкәл оештыра алмады дигән сорау урынлы һәм гадел.

Һәйкәлнең булмавына Мәскәү түгел, безнең түрәләр гаепле

Берничә ел элек Татарстанга килгән тарихчы, зур галим Андрей Сахаров Казанның элекке мэры Камил Исхаковка нәкъ шул сорауны биргән, нигә Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл куймыйсыз дип әйткән. Ягъни безнең хакимият урыслар каршы чыгар, үпкәләр дип фикер йөрткәндә, урыс зыялылары һәйкәл кую гаделлек символы булыр иде дип әйтә. Һәйкәлнең булмавына Мәскәү түгел, безнең түрәләр гаепле. Бу – аларның куркаклыгы һәм ахмаклыгы.

Кол Шәриф мәчете истәлек һәйкәле бит инде дип әйтәләр. Килешмим. Шәймиевкә рәхмәт, мәчет кирәк иде, әмма ул шәһитләр истәлегенә салынмады. Ул аерым булырга тиеш. Һәм бу кемгәдер каршы булуны да аңлатмый. Шәһитләрне искә алу бөтен дөньяда бар, аларның үз символлары бар. Аны куюдан кем оттыра? Һәйкәл куелса, тарихыбызны сөйләргә дә форсат булыр иде, татарлар яулап алынган булса, алар үз телен, мәдәниятен, динен саклап калды дип сөйләнсә, без үзебезне күтәрә торган халыклар рәтендә булыр идек.

Урыс чиркәве Казанда хуҗаларча эш итә, аларны дәүләт күтәреп, куәтләп тора. Дин дәүләттән аерылган булса да, урыс чиркәве – дәүләтнең өлеше. Карагыз, патриархлар телевизор экраннарыннан төшми, ә мөфтиләрне иң күбе елына ике тапкыр берничә минут күрсәтергә мөмкиннәр. Урыс чиркәве кешеләре министрлар рәтендә.

Хәтер көнендә илбасарларны дога белән искә алу милләтләр арасын ныгыта алмый

Кызганыч, без Анастасийны сагынып искә алуга калдык. Ул ике миләттнең үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләсендә котыртырга ярамаганын белә иде. Хәтер көнендә илбасарларны дога белән искә алу милләтләр, диннәр арасын ныгыта алмый. Хәтер көнендә без, җиңүчеләр дә бар, онытмагыз дип күкрәк кагу булып күренә.

Кызганыч, урыс чиркәве Казанда чиркәүләр, христиан мәктәпләре салганда мөфти, имамнар үтә дә сак эш итә. Толерант булып күренә.

Хәтер көнен үзәктән кысрыклап чыгару, кеше күрмәслек итеп Тинчурин бакчасында уздыру да – тарихи датага мыскыллы караш. Җитәкчеләр куркып утырганда урыс чиркәве елына ике тапкыр тәре йөрешен уздыра.

Колониаль халыклардан татардан башка барысы да бәйсезлек алды, ә татар азатлыкка ирешә алмады. Югыйсә һәр халык азат булырга тиеш, бу – Аллаһ Тәгаләдән бирелгән бүләк, һәр милләт үз тормышын үзенчә корырга хокуклы.

Фәйзелхак Ислаев
тарихчы

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (15)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG