Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: бер тарих, ике караш


Хәтер көне: татар һәм урыс карашы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:58 0:00

12 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Бу тарихи датаны татарлар да, урыслар да билгеләде. Татарлар бу – милләтнең фаҗигасе, гасырлар дәвамында басым астында яшәү дисә, урыслар фикеренчә, 1552 елдагы вакыйгалар халыкларны берләштерә. Азатлык ике якның да фикерен тыңлады һәм чагыштырды.

12 октябрь Казанның ике мәйданында ике чара узды. Тинчурин бакчасында татар милли хәрәкәте активистлары 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләрне дога белән искә алып митинг оештырса, шул ук сәгатьтә Казансу елгасы ярына Татарстанның Урыс мәдәнияте җәмгыяте активистлары, православ руханилары җыелды. Казанны яулаганда һәлак булган сугышчылар истәлегенә салынган чиркәү янында соңы 100 елда беренче тапкыр урыс сугышчыларын искә алып, алар рухларына дога кылынды. Бу чарага Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатиха биргән.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Хәтер көне алдыннан җомга намазы вакытында республика мәчетләрендә дә шәһит китүчеләр рухына дога кылыначак дип әйтте, әмма Азатлык күзәтүләренә караганда, бу кайбер мәчетләрдә генә искә алынды.

Азатлык 12 октябрь узган ике чарада да булып анда катнашучылар белән аралашты. Җыенга килүчеләргә өч сорау бирелде:

  • Сез бүген нинди вакыйганы билгелисез?
  • Бу вакыйга сезнең өчен нәрсә аңлата?
  • Бу вакыйганы татарлар да, урыслар да берьюлы билгеләүне дөрес дип саныйсызмы?

Казансу ярына килүчеләр күп түгел, якынча 30 кеше, шулар арасында руханилар да бар иде.

Наталья Боровик
Наталья Боровик

Наталья Боровик Казанны яулау белән Казан краенда православ дине тарала, көчләп чукындыру булмаган, татарлар үзләре православ динен кабул иткән дигән фикердә. Ул 1552 елда һәлак булган урыс сугышчыларын искә алырга килгән.

Без, православлар өчен, Казанны басып алганнан соң бу якларда православие тарала башлавы бик мөһим

— Казанны басып алганда бик күп урыс сугышчылары һәлак булган. Әлбәттә, безнең өчен бу бик мөһим нәрсә. Казанны азат итү нәтиҗәсендә монда коточкыч шартларда тотылган урыс әсирләре коткарыла. Без, православлар өчен, Казанны басып алганнан соң бу якларда православие тарала башлавы да бик мөһим. Күп кенә татарлар православиегә күчә. Аларны көчләп чукындыру турындагы сүзләр дөрес түгел. Безнең дин — хак дин. Бу көнне без һәлак булган православ сугышчылар хөрмәтенә барлык чиркәүләрдә дога кылабыз. Ә бирегә без барлык вакыйгалар монда булганга, алар монда җирләнгәнгә һәм аларның сөякләре монда сакланганга киләбез.

Иван Грозный канкоешны теләмәгән, ул казаннарга бирелергә тәкъдим иткән. Әмма татарлар баш тарткан, хатын-кызларын алгы сафка чыгарганнар. Бирешкән булсалар, бу кадәр корбан булмас иде. Бүген без Казанны алган вакытта һәлак булган сугышчыларны искә алдык. Һәр халык үз бабаларын искә алырга бурычлы. Бу бернинди дә каршылык тудырмый.

Элина Галиуллина
Элина Галиуллина

Казансу ярындагы чиркәү янындагы чарада татарлар да бар иде. "Умиление" әниләрне яклау үзәге җитәкчесе Элина Галиуллина гыйбадәт вакытында кешеләрне алма, бәлеш белән сыйлады. Ул православ динен кабул иткән. Аның фикеренчә, Казан ханлыгының җимерелүе – ул халыкларның берләшү, Русия чикләрен киңәйтү чоры.

Иван Грозный Казанны басып алганда анда урыслар гына түгел, татарлар да катнашкан

— Мин – православ татар. Иван Грозный Казанны басып алганда анда урыслар гына түгел, татарлар да катнашкан. Бу көн — халыкларның берләшү көне. Чөнки Казан яулап алынганнан соң Русия чикләре киңәя башлый. Бүген Казанны яулаганда һәлак булган сугышчылар искә алына, алар урыслар гына түгел. Минемчә, урыслар белән татарларга, православлар белән мөселманнарга берләшергә кирәк. Безнең бүлешер нәрсәбез юк. Ул вакытта нәрсә булганын тикшереп ачыкларга кирәк.

Явыз Иван ягында да, каршы якта да татарлар булган. Һәм бу татарлар ике якта да сугышкан бердәнбер очрак кына түгел. Ни өчен сугышлар булган. Урысларга һөҗүмнәр булган өчен сугышканнар. Моны явыз ният белән басып алу дип әйтеп булмый, бу күпмедер дәрәҗәдә үз-үзләрен яклау һәм саклау булган.

Валериан
Валериан

Валериан гыйбадәткә Мари Иленнән килгән. Аның фикеренчә, Явыз Иван урыс империясенә нигез салган. Ул булмаса, көчле держава төзелмәс иде, ул патшаны изге җан дип сурәтли.

Иван Грозный – Алла тарафыннан сайланган патша

— Мин бу чара турында ишеттем дә йөрәк монда килергә әмер итте. Монда килеп гыйбадәт кылу – намус эшем, бурычым. Без тарихны белергә тиеш, аны истә тотмасак, без нәселен белмәүче Иваннар булачакбыз. Иван Грозный – Алла тарафыннан сайланган патша. Нәкъ аның тырышлыгы белән урыс империясе башлангыч ала. Без аның тырышлыгы, мәгърифәтчелеге өчен рәхмәтле.

Тинчурин бакчасында узган митингта 200дән артык кеше катнашты. Араларында татар язучылары, галимнәр дә бар иде. Татарлар белән бергә чуаш, мари, удмурт милли хәрәкәте вәкилләре дә бар иде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков татар дәүләтенең юкка чыгуы татар өчен катастрофа буларак бәяләнә һәм колониаль чор башлана дип сөйләде.

Татар өчен бу – фаҗига. Коточкыч суеш булган

—​ Минем өчен бу хәтерне яңарту көне. Казанны басып яулаганнан соң татарлар өчен колониаль чор башлана. Безнең тарихта бу бик әһәмиятле дата, аны истә тотарга тиешбез. Ул вакытта татарның өчтән бере үтерелә. Псков елъязамаларына караганда, 20 мең татар әсирлеккә алына. Татарның үле гәүдәләре Казан кирмәне диварлары белән тигезләшкән була. Татар өчен бу – фаҗига. Коточкыч суеш булган.

Урысларның да бу көнне билгеләвенә тыныч карыйм. Аларның да үз тарихы, бу тарихи вакыйгага үз карашы бар. АКШта Колумб тарафынанн Американы ачу көнен билгеләгәнне күрдем, зурлап бәйрәм итәләр иде. Әмма шул вакытта индианнар килеп протест белдерде. Ике цивилизация, ике дөнья. Аларда да берәүләр басып алучылар, икенчеләр – басып алынучылар. Урыслар үз кешеләре өчен дога кыла, без үз сугышчыларны искә алабыз.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова ибласарлар һәм дәүләтен яклап шәһит китүчеләр бертигез була алмый дип саный.

Монда урыс һәм татарны янәшә куеп булмый, берәүләре – үтерүче, икенчеләре – үлүчеләр

—​ Басып алучы да, алынучы да бертигез дәрәҗәдә була алмый. Урыслар татарларны суеп яулап алыр өчен, үләр өчен Казанга килә, ә татарлар – дәүләтен яклап шәһит китүчеләр. Аларны янәшә куеп булмый, берәүләре – үтерүче, икенчеләре – үлүчеләр.

Инкыйлабка кадәр Казанны яулап алуны бәйрәм итәләр иде. Урыс империясендә чаңнар кагып бәйрәм иттеләр, большевиклар килеп диннәр тыелды. Инде 100 елдан соң янә күтәрелә башлыйлар. Бәйрәм итүгә дә җитәчәкләр, Явыз Иванга һәйкәлне кую да кирәк булачак. Вакыт узу белән, бәлки, бер фикергә килербез, әмма әлегә уртаклык юк.

Зөлфия Кадыйр
Зөлфия Кадыйр

Зөлфия Кадыйр барлык дәүләтләрдә Хәтер көннәре бар, татарның үз шәһитләрен истә тоту – милли үзаңның күрсәткече дип саный.

Хәтер көне татарның үзаңында булырга тиеш

—​ Һәр цивилизацияле дәүләттә мондый Хәтер көннәре бар. Алар дәүләт дәрәҗәсендә уза. Шәһитләрне искә ала белү – мәдәни булуның бер күрсәткече. Милли үзаңның күрсәткече. Татар Хәтер көненә килә алмый икән, өендә дога белән искә алырга бурычлы. Бу татар үзаңында булырга тиеш. Сабантуй кебек, ата-бабаларыбызны, татар ханнарын искә алу гадәте тормышыбызга үтеп керерә тиеш.

Элек урыс чиркәвендә урыс сугышчылары рухына дога кылу гыйдбадәте юк иде. Ничектер аны быел татарларга үч итеп билгелиләр кебек кабул ителә. Минемчә, бу – ямьсез бер хәрәкәт. Ул сугышта урыслар түгел, татарлар корбан була.

Айсылу Галиева Хәтер көненә баласын ияртеп килгән. Ул бу көнне гаиләдә татар дәүләте җимерелүе, татарларның күпләп һәлак булуы турында сөйләшәбез дип әйтте.

Айсылу Галиева улы белән
Айсылу Галиева улы белән
Минем өчен бу – беренче чиратта татар дәүләтенең юкка чыккан көне

— Минем өчен бу – беренче чиратта татар дәүләтенең юкка чыккан көне. Аны агрессорлар юкка чыгара. Без балалар белән 12 октябрь ниләр булганы турында, Казанның басып алынуы, татарларның үле гәүдәләре өч көн дәвамында ​Идел буйлап агуы турында сөйләштек. Татарның бу тарихы мәктәпләрдә сөйләнмәве хакында да фикер алыштык.

Урыс ягында да кешеләр һәлак булган, алар да үз корбаннарын искә алырга хокуклы. Ләкин Хәтер көнендә, татар дәүләтчелеген яулап алынган көнне урыс илбасарларын гына искә алу көненә кайтарып калу дөрес түгел.

Фәния Хуҗиәхмәт
Фәния Хуҗиәхмәт

"Татар календаре"н нәшер итүче Фәния Хуҗиәхмәт кешеләрне үтерүчеләр рухына дога кылып булмый, урыс булсам, мин аны искә алмас идем, дип сөйләде.

Хәтер көне – Казан ханлыгы җимерелү көне. Бу – мәңгелек йөрәк ярасы

—​ Хәтер көне – Казан ханлыгы җимерелү көне. Бу – мәңгелек йөрәк ярасы. Әмма мин ел саен бирегә Казан егылмады, без җиңелмәдек дигән фикер белән киләм. Исән калуыбыз, милләт булып яшәвебез, без әле бар, дәүләтебезне төзи алачакбыз дигәнчә ышынып киләм. Хәтер көненә кеше күп булсын дип киләм.

Феофоанга кадәр булган руханилар Хәтер көнендә татарларны басып алучыларны искә алу адымына бармады. Әгәр мин урыс булсам, бу көнне билгеләмәс идем. Кешеләрне үтерүчеләр рухына дога кылып булмый. Алар хөкем ителергә тиеш. Минем милләтем саташмады да, адашмады да.

XS
SM
MD
LG