Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Көндәше юк, димәк ышаныч казанган". Башкортстанда мөфти сайладылар


Айнур Биргалин һәм Равил Гайнетдин
Айнур Биргалин һәм Равил Гайнетдин

Башкортстан Диния нәзарәте корылтаенда мөфти итеп 29 яшьлек Айнур Биргалин сайланды. Ул бердәнбер намзәт иде.

16 октябрь Уфада Башкортстан Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау корылтае булып узды. Аның эшендә республиканың район һәм шәһәрләреннән 152 делегат катнашты.

Чарада кунак буларак Русия диния нәзарәте җитәкчесе, мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, аның беренче урынбасары Рушан Аббясов, Мәскәү Ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов, Башкортстан башлыгы хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев һәм дини уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

Корылтай президиумы
Корылтай президиумы

Корылтайда Башкортстан диния нәзарәте рәисе итеп Айнур Биргалин сайланды. Аны яклап 148 делегат тавыш бирде. Дүрт кеше битарафлык күрсәтте, каршы тавышлар бөтенләй булмады. Элегрәк хәбәр итүебезчә, 17 сентябрь узган Башкортстан диния нәзарәте пленумында мөфти вазифасына бер генә намзәт – Айнур Биргалин гына күрсәтелгән иде. Корылтайга пленум карарына ярашлы, Айнур Биргалин гына чыгарылды, аңа көндәшләр булмады.

Айнур Биргалин моңа кадәр мөфти вазифасын башкаручы булып эшләде. Ул Башкортстанның элекке мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин апрель аенда үз теләге белән вазифасыннан киткәч мөфтинең өч урынбасарының берсе буларак сайланган иде. Ул чакта Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин үзенең урынына ике урынбасарының берсен: Әюп Бибарсов яки Айнур Арслановны сайларга тәкъдим итте, ләкин алар икесе дә баш тарттылар. Мөфти өченче урынбасары Айнур Биргалинны тәкъдим итте һәм ул күпчелек тавыш белән мөфти вазифасын башкаручы итеп сайланган иде.

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан "Әл-Рәхим" мәчетен төзүгә булышлык итүе өчен китүен белдерде. Эш шунда, мәчет төзелешен финанслаган "Урал" фонды һәм мөфтият арасында каршылыклар чыгып, фонд максатсыз кулланган 65 миллион сум акчаларны кайтарып бирүне таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Яклар уртак тел таба алмау сәбәпле, төзелеш туктап калган иде. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китеп берничә ай узгач бакыйлыкка күчте.

Айнур Биргалинга тавыш биргәннән соң Равил Гайнетдин 1992 елдан 2019 елда кадәр мөфти булып эшләгән Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин салган традицияләрне дәвам итүен һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләп дога укыды һәм яшь мөфтигә җилән белән таяк бүләк итте.

Корылтайда низамнамәгә үзгәрешләр кертелде. Алар җирле мәхәлләләрнең вәкаләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Низамнамәгә шулай ук Голәмә һәм Аксакаллар шуралары оештыру матдәләре дә кертелде. Низамнамәгә ярашлы корылтайда шулай ук мөфтинең ике урынбасары да сайланды. Бу урынга Әюп Бибарсов һәм Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Илдар Малахов сайланды.

Башкортстан мөселманнары корылтаена килүчеләр исемлек белән генә кертелде. Журналистларга аккредитация үткәрелмәде. Азатлык хәбәрчесенә яшь мөфти Айнур Биргалин, вакыты тыгыз булу сәбәпле, алдагы атнада гына тулы әңгәмә бирергә ышандырды.

Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Форум тәмамлангач Азатлык хәбәрчесе Равил Гайнетдин һәм Айнур Биргалиннан альтернатив намзәтләр булмау уңаеннан фикерләрен сорады.

"Безнең пленар утырышта берничә альтернатив намзәт куелган иде. Ләкин пленар утырыш шулай хәл итте. Корылтай исә пленум карарын ныгытып, канунлаштырып куйды", диде Айнур Биргалин.

Русия диния нәзарәте җитәкчесе, мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Азатлык хәбәрчесенә фикерләре белән бүлешеп, чараның оешкан төстә үтүен билгеләде. Азатлык хәбәрчесенең мөфти вазифасына альтернатив намзәтләр булмауга карашы турында сорауга Равил Гайнетдин шулай дип җавап бирде:

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

"Альтернатив намзәт юк икән, димәк ышаныч казанган. Үзенең эшен күрсәткән, яшьләр һәм олы яшьтәге имамнар белән уртак тел табалган. Аны пленум тарафыннан корылтайга тәкъдим иткәннәр. Корылтай пленум карарын куәтләде һәм сайлады. Бу бөтен имамнарның теләкләре бер, һәммәсе берлектә исламга, мөселманнарга, республикага, илебезгә хезмәт итәргә әзер дигәнне аңлата", диде.

Демократия барлыгын күрсәтү өчен, исем өчен булса да альтернатив намзәт чыгару дөрес булмас идеме дигән сорауга Равил Гайнетдин шулай дип җавап бирде:

"Юри генә кемнедер куйган булып уйнарга кирәкми. Әгәр дә лаеклы намзәт бар икән, аңа ышаныч белдерәләр. Юк икән, димәк, юк. Биредә ачык сайладылар, кем каршы, кем каршы түгел, фикерләрен белдерү мөмкинлеге бар иде. Бу мөфтинең демократик юл белән сайлануын күрсәтә", диде Равил Гайнетдин.

Корылтай алдыннан Равил Гайнетдин республика парламенты башлыгы Константин Толкачев һәм Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашкан иде. Корылтайдан соң Равил Гайнетдин һәм яшь мөфти Айнур Биргалин Башкортстанның элекке президенты, "Урал" фонды җитәкчесе Мортаза Рәхимов белән дә очрашкан.

Айнур Биргалин 1989 елның 17 октябрендә Башкортстанның Учалы районы Баттал авылында туган. Уральски касабасында тугызьеллык мәктәп, аннан соң Белоретта лицей тәмамлый. Уфаның Русия ислам университетына укырга керә һәм, үзенең сүзләре белән әйткәндә, "бертөрлелектән туеп", белем алуын дәвам итү өчен Мисырдагы Әл-Әзхәр университетында укый башлый. Өченче курста укыганда Мисырда инкыйлаб башлана һәм ул кире Русиягә кайта.

Айнур Биргалин эшкуарлык белән дә шөгыльләнә. Башкортстанның мөселман эшкуарлары ассоциациясе әгъзасы. Спортчы. Грэпплинг көрәше белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG