Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эшмәкәрләрнең 65 проценты керемнәренең кимүен белдерә


Татарстанның эшмәкәрләр хокуклары омбудсмены идарәсе уздырган сораштыруларга караганда, Казанда эшмәкәрләрнең 37 проценты хезмәткәрләрен эштән җибәрергә мәҗбүр, 42 проценты эш күләмен киметә.

Казан шәһәр думасының чираттагы сессиясендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү програмы нәтиҗәләренә йомгак ясалган. Чәршәмбе узган җыелышта хакимият кече һәм урта эшмәкәрлекнең тотрыклы үсеше турында белдерсә, эшмәкәрләр бизнес алып бару шартларының начараюы турында әйтә дип яза РБК.

Татарстанның эшмәкәрләр хокуклары омбудсмены идарәсе уздырган сораштырулар ачыклаганча, эшмәкәрләрнең 65 проценты керемнәренең кимүен белдергән. 37 проценты хезмәткәрләр санын киметергә мәҗбүр булуын әйткән, тагын 42 проценты эш күләмен киметүен белдергән.

Республикадагы кече һәм урта бизнесның 48 проценты Казанда тупланган. Әмма башкалада эшлеклелек активлыгы күрсәткечләре республикадагыга караганда түбәнрәк. Республикада ул 43 пункт булса, Казанда 33,3 пункт тәшкил итә.

Эшмәкәрләр сораштыру вакытында хакимиятнең эшмәкәрлек мохитын үстерү өчен көч куймавына, тикшерүләр һәм штрафларга зарланганнар. Сораштырылганнарның 59 проценты аренда бәясе югары булу, 39 проценты коммуналь хезмәтләр өчен түләү кыйммәт булу үсәргә мөмкинлек бирми дигән.

Күптән түгел эшлеклелек активлыгының Татарстан районнарында да түбән булуы турында хәбәр ителгән иде. 45 районның өчендә генә эшлеклелек активлыгы индексы 50дән артып киткән.

Эшмәкәрлекнең хәле бигрәк тә Кайбыч, Азнакай, Апас, Лениногорски һәм Әтнә районнанында мөшкел. Әтнә районы эшлеклелек активлыгы рейтингының иң ахыргы баскычында урнашкан.

Азнакайдан тыш, әлеге районнар "Бердәм Русия" өчен иң күп тавыш бирүчеләрдән санала. Татарстан Дәүләт шурасына быел сентябрьдә узган сайлауда ул районнарда хакимият фиркасе 80 проценттан 96,77 процентка кадәр тавыш җыйган.

XS
SM
MD
LG