Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елдан үзмәшгульлек салымы Русиянең бар төбәкләренә дә кертеләчәк


Чәч кисүче. Архив фотосы.
Чәч кисүче. Архив фотосы.

Татарстанда ул быел сынау рәвешендә кертелгән иде.

2020 елның 1 июленнән үзмәшгульлек салымы Русиянең барлык төбәкләренә дә кертеләчәк, диде Русия финанс министры Антон Силуанов.

"2019 ел азагында без бу сынауның дүрт төбәктә ничек тормышка ашырылу тәҗрибәсен тикшерәчәкбез, бюджетка зыян салуны киметү өчен аның идарә системасын эшләп бетерәчәкбез. Якынча 2020 елның 1 июленә бу салым режимын барлык илгә җәелдерергә әзер булачакбыз", диде ул.

Хәзерге вакытта Русия финанс министрлыгы салым режимы зонасын 19 төбәктә җәелдерү канун өлгесен әзерләде.

2020 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульлек салымы Башкортстанда да җыела башлаячак.

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә үзмәшгульләрдән салым җыю турында канун гамәлгә керде. Бу төр салым режимы Русиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Мәскәү һәм Калуга белән Мәскәү өлкәләрендә сынау рәвешендә уза.

Канунга ярашлы, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта, керемнәренең 4 процентын, оешмалар белән эшләүчеләр 6 процентын салым буларак түләячәк. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

XS
SM
MD
LG