Төркия хәрбиләре "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменең элекке җитәкчесе әл-Багдадиның апасын тоткарлаган. Бу хакта югары даирәләрдәге төрек түрәсенә сылтанып мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.
Әлеге чыганак хәбәренә караганда, 65 яшьлек Рәсмия Авад гаиләсе белән Сүриянең Алеппо төбәгендә Азаз шәһәрендә яшәү өчен җайлаштырылган контейнерда торган. Аны дүшәмбе кич махсус хәрби чара нәтиҗәсендә тоткарлаганнар. Шулай ук Рәсмия Авадның ире, килене һәм биш баласы тоткарланган. "Күзләү хезмәте өчен бу алтын табыш. Аның "Ислам дәүләте" турында белгәннәре оешма хакында безнең күзаллауларны киңәйтәчәк", ди төрек түрәсе.
Күп кенә илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" төркеменең җитәкчесе Әбү Бәкер әл-Багдади узган айда АКШ уздырган хәрби чара вакытында һәлак булды. Һөҗүм вакытында төркемгә караган документлар та табылган. Әл-Багдадидан соң террорчылык оешмасының ничек эшләве һәм аның җитәкчесе турында берни билгеле түгел диярлек.