Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русияләрнең өчтән бере Коррупциягә каршы көрәш фондындагы тентүләрне һәм "Мәскәү эшен" гадел дип саный


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Фонд тирәсендәге вазгыять турында русияләрнең яртысы ишеткән. Ә "Мәскәү эше" турында 70 процент халык берни белми.

Русияләрнең якынча өчтән бер өлеше оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный штабларында тентүләр уздыруны һәм Коррупциягә каршы көрәш фондына карата ачылган җинаять эшен хуплый. Бу хакта Левада үзәге сораштырулары нәтиҗәләре сөйли.

Фонд тирәсендәге вазгыять турында гомумән алганда русияләрнең яртысы ишеткән. 12 проценты дәүләт шулай итеп акча юуга каршы көрәшә дип саный. Сорштыруда катнашучыларның 18 проценты хакимиятләр чит илләр "агентларыннан" саклый дип белдергән. Тагын 18 проценты бу җинаять эшләре һәм тентүләр коррупциягә каршы бәйсез тикшерүләрне бастырырга теләүне аңлата дигән.

Навальный эшчәнлегенә респондентларның дүрттән бер өлеше тискәре карый, ә тугыз проценты аны уңай бәяли. Русияләрнең өчтән бер өлеше Навальный эшчәнлеге турында белми. 2017 елда, Левада үзәге мәгълүматларына караганда, Навальный респондентларның 55 процентына таныш булган.

Шул ук вакытта, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Мәскәүдә гадел сайлаулар өчен уздырылган урам чараларында тоткарланган кешеләргә карата җинаять эшләре турында русияләрнең 70 проценты йә бөтенләй ишетмәгән, йә аларның эчтәлеген белми. Русияләрнең җиде проценты гына эшне игътибар белән күзәтеп бара.

Вазгыять турында белүчеләр арасында яртысыннан күбе (57%) "Мәскәү эшен" хакимиятләрнең оппозицияне куркытырга теләве белән бәйли. Респондентларрның өчтән бер өлеше протест белдерүчеләрнең тәртипсезлекләр өчен җавапка тартылуын белдерүче рәсми аңлатмага ышана.

  • Август башында Тикшерү комитеты Коррупциягә каршы көрәш фондына карата акча юу маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Тикшерү эше барышында йөздән артык физик һәм юридик затның хисаплары туңдырылды.
  • Сентябрь һәм октябрьдә әлеге җинаять эшен тикшерү кысаларында бөтен Русия буйлап тентүләр узды. Полиция 30лап шәһәрдә Навальный тарафдарларына килде. Хокук яклаучылар һәм оппозиция вәкилләре әлеге эшне сәясиләштерелгән дип саный.
  • Мәскәү шәһәр шурасына гадел сайлау уздыруны таләп итеп 27 июльдә һәм 3 августта Мәскәү үзәгендә килештерелмәгән протест чаралары узды, аларда җәмгысе 2,5 мең кеше тоткарланды. 27 июль вакыйгаларын хакимиятләр башта киңкүләм чуалышлар дип атады. Соңрак хакимият "киңкүләм чуалышлар" сүзтезмәсен кулланмый башлады. Җинаять эше нигезендә 20дән артык кеше сак астына алынды.
XS
SM
MD
LG