Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Төркия президентлары Вашингтонда очрашты


Дональд Трамп һәм Рәҗәп Эрдоган, Вашингтон, 13 ноябрь
Дональд Трамп һәм Рәҗәп Эрдоган, Вашингтон, 13 ноябрь

Сөйләшүләрдә Төркия тарафыннан Русиянең С-400 зенит-ракет комплексын сатып алу темасы да күтәрелгән. Трамп сүзләренчә, тарафлар әлеге мәсьәлә турында фикер алышырга әзер.

АКШ һәм Төркия Сенат вәкилләре белән Американың F-35 һөҗүм очкычларын җитештерү бердәм програмын дәвам итү мөмкинлекләре турында фикер алышкан. Бу хакта АКШ президенты Дональд Трамп чәршәмбе Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашудан соң журналистларга сөйләде.

Трамп сүзләренчә, F-35 һөҗүм очкычларын җитештерү програмын дәвам итү өчен күп юллар бар. "Минем фаразларга караганда, без ни дә булса уйлап чыгарырбыз", диде Трамп.

Сөйләшүләрдә Төркия тарафыннан Русиянең С-400 зенит-ракет комплексын сатып алу темасы да күтәрелгән. Трамп сүзләренчә, тарафлар әлеге мәсьәлә турында фикер алышырга әзер.

АКШ президенты шулай ук илләр сәүдә хезмәттәшлеген киңәйтергә җыена дип сөйләде. Очрашу алдыннан Трамп бүгенге көндә Төркия белән АКШ арасында тауар әйләнеше 20 миллиард доллар тәшкил итүен искә төшерде.

Трамп һәм Эрдоган очрашуы Төркиянең Сүрия төньягында хәрби чара башланып, Төркия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр җитди катлауланганнан соң узды. Төркия Русиянең С-400 зенит-ракет комплексын сатып алганнан соң Вашингтон Әнкараны F-35 җитештерү програмыннан чыгарды.

XS
SM
MD
LG