Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар йолдызлары телевидениедәге Яңа ел тамашасына күпме түли


Татар җырчыларының телевидениедәге Яңа ел тамашаларында күренү өчен күпме түләвен һәм телевидениеләрнең бәйрәмгә нинди тамашалар әзерләвен белештек.

“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының Яңа ел тамашасында төшү өчен 25 мең сум сораганнар. Бу хакта җырчы Гөлназ Шәрипҗанова Инстаграм сәхифәсендә язды.

Ул моны “рэкет” дип атаган. Башка җырчылар Яңа ел тамашасында төшү өчен телеканалларга күпме түли? Кайсы телеканал моның өчен күпме акча сорый? Гомумән, быелгы Яңа ел тамашасында кайсы каналда нинди шоу күреп булачак? Болар хакында җырчылар һәм телеканалларның җитәкчеләре яки баш мөхәррирләре белән сөйләштек.

Гөлназ Шәрипҗанова үз Инстаграмында болай дип яза: “Дәшми торудан мәгънә юкмы?! Бу - рекет! Хосусый каналларны аңлап була, әмма “Татарстан-Яңа гасыр”! Ул дәүләт хисабына эшләүче канал. Ротация бәясенең артуы белән күндек инде, әле анысы да ни өчен артты? Нефть бареле үстеме? Доллармы? Әллә көннең сәгате кимедеме? Әйе, без күп, барыбызны да күрсәтеп бетереп булмый. Яңа елда төнге 12гә кадәр 35 мең сум түләүчеләрне, ә аннан соң 25 мең сум түләгәннәрне күрсәтү җиңелрәк бит. Үзебез шулай өйрәттек, үзебез гаепле. Безне карасыннар һәм тыңласыннар өчен акча илтәбез. Киресенчә булса, болай эшләгәнче уйларлар иде...”

Әлеге язмасыннан соң төшергән видеотарихларында ул бу хәлләрне ачыклабрак аңлата.

"Миңа “Татарстан-Яңа гасыр” каналыннан шалтыратып Яңа ел тамашасында җырларга чакырдылар. Ризалаштым. Менә хәзер генә аның түләүле булачагы турында әйттеләр. Бары тик берничә өлкән җырчы гына бушлай җырлаячак, калганнар бар да түләячәк икән. Мин башка җырчылар белән сөйләштем, без петиция әзерлибез", дип игълан итә Гөлназ.

Тагын берничә сәгатьтән җырчы Лилия Муллагалиева да үз сәхифәсендә шушы 25 мең сумга карата фикерен белдерде.

“25 мең сум. Каян чыккан, кем уйлап тапкан нәрсә бу? Ни өчен? Кем кесәсенә китә бу акча? Яңа ел төнендә бер күренер өчен. Ярар, Иске Яңа елда тагын бер күрсәтерләр инде. Узган ел бер акча сорап баш катырдылар, инде быел ике тапкыр кыйммәтрәк ясаганнар. Гомер-гомергә Яңа ел бушка булды...”, дип яза Муллагалиева.

Гөлназ Шәрипҗанованың яшереп куйган язмасы
Гөлназ Шәрипҗанованың яшереп куйган язмасы

Гөлназ Шәрипҗанованың зар тулы язмасы, петиция турындагы вәгъдәсеннән соң ярты тәүлек тә вакыт узмады, ул язмасын да, видеотарихларын да алып атты. Ни өчен алып атуының сәбәбен Лилия Муллагалиеваның шушы язмасы астындагы комментарларга язып куйды: “Миңа шалтыратып язманы бетерүемне сорадылар. “Бушлай җырлау шарты” белән алып аттым. Алар бу хакта иртәгәгә кадәр уйлап, җырлау-җырламавымны әйтербез, диделәр. Кызык име?!.”

Ул бу язмасын Инстаграмдагы архивына саклавы һәм кирәге чыкса “тартып чыгарырга мөмкин” булуы турында да белдерә. Әлеге вакыйгадан соң Гөлназның телефоны тәүлеккә якын сүндерелгән килеш торды, аның белән элемтәгә чыгып булмады.

Яңа ел тамашасына төшү өчен күпме түләргә әзер булуын сорап, “Азатлык” берничә җырчы белән сөйләште.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар быелгы Яңа ел тамашасында “Мәйдан” һәм “ТМТВ” каналларында булачак.

Азат һәм Алсу Фазлывлар
Азат һәм Алсу Фазлывлар

“Мәйдан” бездән акча сорамады, ә “ТМТВ”да без “Барс-медиа” белән булган хезмәттәшлек нигезендә чыгыш ясаячакбыз. Безнең Яңа ел тапшыруларында төшкән булды бит инде. Өченче ел “Татарстан-Яңа гасыр”да да төштек. Моңарчы түләгән булмады. Түләргә мөмкинлегебез дә юк. “Татарстан-Яңа гасыр” каналына 25 мең сумга да, хәтта 15 мең сумга да, аннан азракка да төшмәс идек, чөнки һәр тиенебез кадерле. Каенанабызның дәвалануы өчен бурычны түләп бетерәсебез бар", дип җавап бирде Алсу Фазлыева.

“Азатлык”ның: “Җырчылар үзара оешып, дәүләт каналының шундый зур суммада акча җыюларына каршы петиция язса, сез аңа кушылырга әзерме?”, дигән соравына Алсуның җавабы мондый булды: Башкалар кушылса, без дә кушылырбыз, ләкин әлегә без бу вәзгыятьне бик белеп бетермибез, аны өйрәнеп утырырга вакыт та булмады. Ул кадәр бәянең каян чыгуын әле төпченмәдем, белмим. 25 мең – бик зур сумма, сүз дә юк. Мин моны топ җырчылар өчен дә күптер дип уйлыйм, яшьләр өчен бигрәк тә... Әле бит аннан башка костюм тегәсе, чәч, макияж ясатасы, кыйммәткә чыга".

Фирдүс Тямаев та 25 мең сум турындагы хәбәрне укуы, хәтта кызган баштан комментар да язуы, ләкин соңыннан алып атуы хакында сөйләде.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

"Мин кичә ул 25 мең сумны күреп, кызган баштан астына комментар да язган идем, ләкин соңыннан алып аттым. Беләсезме, узган ел мин “ТМТВ”, “Мәйдан”, Туган тел” һәм тагын бер каналда әйләндерсеннәр, рекламаларымны бирсеннәр өчен 3 миллион сумга якын акча түләдем. Моның бер күңелгә тия торган ягы бар: мин үземне әйләндерсеннәр өчен аларга акча түлим һәм, шул ук вакытта, алар оештырган барлык концертларга, әллә нинди солянкаларга барып бушка җырларга да тиеш. Мәсәлән, мин “Барс-медиа” белән 6 ел хезмәттәшлек иттем, ә алар шуңа хөрмәт йөзеннән булса да, “ТМТВ премиясе” концертында хатынга бушлай катнашырга рөхсәт итмәделәр. Хатын да сәхнәгә чыксын өчен мин 150 мең сум түләдем.

“Татар җыры”нда катнашу өчен ярты миллион сораганнар иде

“Татар җыры”нда катнашу өчен ярты миллион сораганнар иде, минем андый мөмкинлегем юк, дидем. Шуңа күрә мин соңгы ике елда бар әйбердән баш тарттым: “Болгар радиосы премиясе”ннән дә, солянкаларыннан да, башкаларыннан да. “Болгар радиосы премиясе”нә килергә дип язганнар иде, мин аларга үз сүзләре белән: “Сез миңа 350 мең сум түлисезме соң?” дип язып җибәрдем, алар дәшмәде. Мин хәзер, хәлемнән килгәнчә, акчамны ротация өчен генә түлим дә, алар минем җырларны әйләндерә, ә калган чараларында чыгыш ясамыйм. Менә Яңа ел тамашасына чакырдылармы, юкмы - һич хәтерләмим. Акча түлисе булса, бармыйм, әлбәттә. Алар минем үзем түләп җырлап та йөрмәячәкне болай да белә. Шуңа күрә, түләп җырлыйсы булса, чакырып та тормаячаклар", диде Фирдүс Тямаев.

Илназ Баһ та үз 25 мең сум түләп Яңа ел тамашасына төшеп йөрмәячәген әйтте.

Илназ Баһ
Илназ Баһ

“Татарстан – Яңа гасыр” каналындагы ул тамашага өмет баглап тора идем, чакырганнар иде. 11 декабрьдә җырларга килерсең, дип әйтеп тә куйдылар, әмма акча турында сүз булмады. Менә хәзер генә 25 мең сум турында ишеттем дә, нәрсә белән сөендерерләр икән дип көтеп торам. Ул тамашада төшми калган юк иде. Узган елны да түләмәдем дип хәтерлим, “Мәйдан”га гына 5 мең сум түләдек бугай. Гүзәл белән икәү барып шул акчага җырлап кайттык. Анда өч кеше киләсеңме, бишме – бер җырга түләнә торган бәя иде ул. Быел бушлай гына чакырдылар инде. Минемчә, шул 5-6 мең сум әле аңлашыла торган бәя, әмма 25 мең? Акчаны сорасын алар, әмма ул кадәр түгел. Бер тапкыр чыгып керү өчен 25-35 мең сум акча сорау белән беркем дә килешми, хәтта концерт залларын тутырып җырлый торган җырчылар да килешмәс дип уйлыйм. Без бит аларның концертларына барып бушлай катнашабыз, хәйрия чараларына да йөрибез. Ә алар бер Яңа ел концертында чыгыш ясау өчен шулкадәр сумма сорыймы? Юк инде", диде Илназ Баһ.

Җырчылар петиция оештырган очракта, ул да кушылачагын әйтте. "Петиция ясасалар, мин генә ала карга кебек аерылып калмам, кушылырмын дип уйлыйм, чөнки бу кадәр акча каеруларга риза булып тору дөрес түгел", диде ул.

Телеканалларда Яңа ел төнендә нинди чаралар булачагы, анда катнашу күпме торуы белән дә кызыксындык.

“Туган тел” телеканалының Казан бүлеге җитәкчесе Миләүшә Сибгатуллина Яңа ел тамашасының 27 ноябрьдә, “Туган авылым” күңел ачу комплексында төшереләчәген әйтте.

Лимонадлы бокал күтәреп, аны чәкештереп утыруны өлкән буын кабул итеп бетерми

"Без бу тамашаны Яңа ел аулак өе дип атарга булдык. Элек һәр милләттә аулак өйләр үткән. Казанда да бүген төрле милләт вәкилләре яши. Менә шуларны җыеп, аулак өйләрдә уйнала торган уеннарны, җырчыларның җырлары белән аралаштырып биреп, Яңа ел тамашасы гына түгел, ә гомуми бер бәйрәм ясарга уйладык. Резидә Шәрәфиева белән Равил Вәлиевнең кызы Азалия үзенең бөтен дусларын шунда аулак өйгә җыя, имеш. Максат, милләтләр дуслыгын күрсәтү, төрле халыкларда булган гореф-гадәтләрне дә яңартып җибәрү. Элек төрки халыкларда яңа ел болай узмаган, лимонадлы бокал күтәреп, аны чәкештереп утыруны өлкән буын кабул итеп бетерми, шуңа без аны халыкчан итәргә булдык", ди Сибгатуллина.

Анда катнашырга теләүче җырчыларга нинди бәя куелуы белән кызыксынгач, ул “аерым такса” булмавы турында әйтте.

Безнең белән хезмәттәшлек итүче җырчылар ротация өчен бездән билгеле бер пакет сатып ала


"Каналыбыз тулаем коммерцияле. Безнең белән хезмәттәшлек итүче җырчылар ротация өчен бездән билгеле бер пакет сатып ала. Мәсәлән, ул айга ике тапкыр һит-парадта чыгыш ясый торган, 15 мең сумлык старт-пакет булырга мөмкин. Кемдер һит-парадларны Ел җыры белән бергә ала... Җырчы бездә ротация узганнан соң ул акчаны барыбер кире кайтара, чөнки аны таный башлыйлар дип саныйм. Мәсәлән, Закир Шаһбан шулай узган ел Башкортстанга гастрольләргә китеп барды. “Закир, җырларыңны әйләндерик, сине анда танымаячаклар”, дип әйтеп карадым. Барды, буш заллар белән кайтты. Менә бераз ротация алды, быел өстәмә концертлар белән кайтты. Гөлнара Тимерҗанова да шулай ук. Аларның ел дәвамында бонуслары да була инде. Шул бонуслары белән, без оештырган концертларда, фестивальләрдә бушлай чыгыш ясый алалар. Ул концертларны барыбер телевизордан күрсәтәбез бит, - дип аңлата Сибгатуллина.

Хәтта бик зур күләмдә акча түләргә теләүче булса да, сценарие билгеле булган Яңа ел програмына җырчыларны алып булмаячагын да искәртә, сәнгатьне акчага гына кайтарып калдырырга ярамый дип белдерә ул.

Сәнгатьне бетерү бу. Хәзер сәхнәгә кемнең акчасы бар – шул кереп тулачак


"Без Яңа ел тапшыруын бер көнгә аренда килешүе нигезендә төшерәбез. Анда иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр 15 кешене төшереп була, артыгын – юк. Аларның һәркайсын ике-өч дубль белән төшерү өчен яртышар сәгать вакыт кирәк. Әле арада сценарий, сөйлисе сүзләр дә күп. Бик күп акча бирүче булса да, арага кертеп булмый. Кичәме укыдым: Лилия Муллагалиева “Татарстан-Яңа гасыр”ның Яңа елда чыгыш ясау өчен 25 мең сум соравын язган. Авызым ачылды да калды. Артист ул бай булып күренә генә. Тамашачы синең арендага алып киенүеңне яки күпме табышыңны матур күренү өчен тотуыңны белми. Артистны ничек бай дип уйлый алалардыр, аңламыйм. Күлмәкләр тектерү хәзер 30-40 мең, аранжировкалар 2-5 мең, җырны яздырасы да бар бит. Әле ул яңадан телеканалга да шулкадәр акча түләсенме? Сәнгатьне бетерү бу. Хәзер сәхнәгә кемнең акчасы бар – шул кереп тулачак. “ТМТВ”, “Мәйдан”, “Туган тел” кебек каналлар коммерцияле булгач, аңлашыла инде, безнең башкача яшәү мөмкинлеге юк, дәүләттән бер тиен акча алмыйбыз. Хәзер “Татарстан-Яңа гасыр”да да түләүле булгач, сәнгать акчага гына кайтып кала дигән сүз. Бездә мәдәният министрлыгы дигән кантора бар бит инде, алар бу әйберне әзрәк контрольгә алырга тиештер дип уйлыйм", ди Миләүшә ханым.

“ТМТВ” каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйлметдинов Яңа ел тапшыруын инде төшергәннәрен әйтте.

"Без аны 11-12 ноябрьдә, Корстон күңел-ачу үзәгендәге “Жу-Жу” дигән барда төшердек. Концерт програмы “Бик шәп шоу!” дип аталды. Аны Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов алып бара, алар янына төрле артистлар кунакка килә, кызыклы уеннар оештырыла. Биш-алты сәгатьлек програмга җыелды ул, диде Алмаз. Моннан тыш, бу көнне “Татар җыры”н кабатлап күрсәтәләр, төнге 12 тулып киткәч, “ТМТВ премиясе”н кабатлау була икән.

Яңа ел төнендәге тамашада төшү өчен, артистларның күпме түләргә тиешлеге турындагы мәгълүматны Алмаз Гыйлметдинов әйтергә теләмәде. Ул бары тик һәр теләүче кешенең “ТМТВ”дан чыгыш ясый алмавын гына искәртте.

“ТМТВ” – тулаем коммерцияле канал, үз көнебезне үзебез күрәбез. Бездәге бәяләрне мин әйтә алмыйм, бәяләр турында сөйләшергә яратмыйм. Тамашачы андый бөтен кухняны белергә тиеш түгел. Бездә бит әле сәнгать шурасы дигән әйбер бар. Акча түләгән бөтен кеше җырлый дигән сүз түгел. Аның җырын тыңлап һәм җырлап утырып була икән, яисә кешесенә карап утырып була икән, без аны алырга мөмкинбез. Ә инде сәнгать шурасын уза алмый икән, без аны акча түли дип кенә экранга чыгармыйбыз, диде Гыйлметдинов.

Азатлыкның: “Ул шурада кемнәр бар? Ул җырчыларны ничек сайлап аласыз?”, дигән соравына анда кемнәр булуын әйтүдән баш тартты.

"Әлбәттә, телеканалда эшләүче кешеләр инде. Мин сезгә исемлекне бирә алмыйм. Артистлар ул исемлекне күрсә, хәзер барысын исемләп, үзен кайдадыр катнаштырмаган өчен “кабәхәт” дип язып чыгарга да мөмкин. Сәнгать шурасының исемлеге беркая да күренми, әмма ул кешеләр бар һәм алар Яңа елга кемне кертергә мөмкин, ә кемне юк икәнен сайлый, диде ул.

Җырчыларның петиция әзерләвенә карата фикер белдерергә һөнәри этикасы рөхсәт итмәвен дә әйтте “ТМТВ” каналының баш мөхәррире.

"Мин андый петицияләргә бик ышанмыйм, файдасы булыр дип санамыйм. Гомумән, булса, булмаса да, һөнәри этика таләпләре нигезендә, мин бу әйбергә карата фикер белдерә алмыйм, диде Алмаз Гыйлметдинов.

Исемен сер итеп саклавыбызны сораган бер җырчы “ТМТВ” телеканалындагы Яңа ел тамашасында катнашу 17-20 мең сумга төшүе турында әйтте.

“Мәйдан” каналының баш мөхәррире Илфак Хафизов әйтүенчә, Яңа ел тамашасы 2 декабрь көнне Ленин мәдәният сараенда төшереләчәк.

Илфак Хафизов
Илфак Хафизов

"Ул көнне Ленин мәдәният сараенда 4 сәгатьлек уен-көлкеле концерт куябыз һәм шунда ук тапшыру да төшерәбез. Декорацияләрдә Яңа ел атмосферасы, чыршылар, бизәкләр, котлаулар булачак. Без әлегә мөгез чыгара алмыйбыз, концерт кына булыр инде ул. Шул концертны карарга килгән тамашачыларны да сөйләштереп, алардан да халыкны Яңа ел белән котлатырга дигән уй-теләкләр бар. Концертка керү билеты 250-900 сум тора, шул сумма белән булса да, Ленин мәдәният сарае арендасының бер өлешен каплап булмасмы, дип уйлыйбыз", диде Илфак Хафизов.

Күренекле җырчыларның Яңа ел тамашасында бушлай катнашачагын белдерде ул.

Узган ел ресторанда төшердек, анда җырчылардан 5 мең сум җыярга туры килде

"Узган ел ресторанда төшердек, анда җырчылардан 5 мең сум җыярга туры килде. Быел исә, безнең белән ел дәвамында эшләүчеләр, шулай ук атказанган җырчылар, халык җырчылары бушлай катнаша. Мәсәлән, Венера Ганиеваны ничек аннан акча сорап чакырыйм? Тамашачы яратып йөри торган җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Хәйретдинов, Гөлдания Хәйруллина, Җәвит абый белән Зөлфия апа булалар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар бар – алар бушлай. Үзем театр актеры, сәнгать кешесе булгач, җырчыларга да ярдәм итәсем килә. Әлбәттә, хәл ителергә тиешле финанс мәсьәләләре бар инде. “Мәйдан”ның әҗәтләре бик күп бит, беләсездер", диде Хафизов.

“Азатлык”ның: “Ел дәвамында сезнең белән эшләмичә, бары тик яңа ел төнендә җырлыйсылары килсә, күпме түләргә кирәк?”, дигән соравына ул анык кына җавап бирмәде.

"Без аны бер чыгыш өчен генә алмыйбыз бит. Аларны Яңа ел төнендә генә күрсәтмибез, бүлеп-бүлеп, кабатлап та күрсәтәчәкбез", диде ул.

“Җырчылар петиция әзерли икән дип ишеткән идем. Аларны бер яктан аңларга була, әмма аны кемнәр әзерли икән, игътибар итегез әле? Бүген йөзләрчә кешелек залларны тутырып йөрүчеләр әзерлиме, әллә үзенә пиар ясап дан казанырга теләүче “яңа йолдызлар” йөриме икән?” диде Хафизов, петиция турында сүз чыккач.

Кайбер җырчылар хәбәр итүенчә, “Мәйдан” каналы “иң арзан таксалы” булып санала. Мисал өчен, Яңа ел тамашасында катнашу өчен җырчылардан нибары 10 мең сум җыелган.

“Башкортстан 24” телеканалы җитәкчесе Рәмзит Абуляев әйтүенчә, аларда җырчыдан акча алу күренеше бөтенләй юк. Киресенчә, үзләре җырчыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә омтыла.

Рәмзит Абуляев
Рәмзит Абуляев

"31 декабрьдә күрсәтеләчәк Яңа ел програмы өлешендә Сәгыйдулла Байегетнең ике сәгатьлек концерты бар, әмма безнең телеканал аның өчен җырчыдан бер тиен дә акча алмады. “Яңа елда – кош юлы” дип исемләнгән тагын бер концерт каралган, анда төрле елларда төшерелгән башкорт һәм татар җырчыларының архив язмалары җыелды. Ә Яңа ел төненнән соң башкортча җырлардан караоке куячакбыз, өстәл артында утырган халык шул җырларга кушылып җырлап утыра алсын", дип аңлатты ул.

Азатлыкның: “Җырчылардан акча алмагач, кайсын күпме җырлатасын ничек билгелисез?” дигән соравына Абуляев: "Җырчыларның безгә китереп биргән әзер клипларын күрсәтү, аларга тигез күләмдә урын бирү өчен програм төзелә бит инде. Гомумән, милли җырчыларга ярдәм итәргә кирәк дип саныйм, безнең җырчылардан акча алган да юк", дип, мондый сорауга аптыравын белдерде.

“Татарстан-Яңа гасыр” каналы җитәкчесе Илшат Әминов, баш мөхәррире Айрат Сибагатуллин киңәшмәдә булуларына сылтап, сөйләшергә теләмәде. Аннан соң телефонны алып та азапланмадылар.

Илшат Әминов
Илшат Әминов

Илшат Әминовның Матбугат.ру сайтына биргән аңлатмасына караганда, Яңа ел тамашасына 25 мең сум түләү турындагы сүз каналның реклам бүлегеннән чыккан.

“Яңа ел кичәләрен төшерүдә катнашу бушлай булачак. Бүгенге көндә исемлектә 38 кеше бар. Әлбәттә, теләүчеләр бик күп. Алар барысы да “огонекта” бушлай катнаша. Ә акчага килгәндә, мондый инициатива реклам бүлегеннән чыккан. Әмма аларны да гаепли алмыйм, һәр кеше үз эшен эшли”, дип белдергән Илшат Әминов Матбугат.руга.

фикерләр (14)

XS
SM
MD
LG