Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда банк карталарыннан акча урлау быел өч тапкыр арткан


Казанда көнкүреш җинаятьләр кими, ләкин телефон һәм интернет аша алдау арта.

Бу хакта бүген эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе җитәкчесе Александр Мищихин Казан хакимиятенең "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә белдерде.

Быел Казанда барлыгы 18 ярым мең җинаять теркәлгән. Иң катлаулы өлкә булып, телефон, интернет аша алдаулар саны арта.

"Читтән торып алдау 35 процентка, ә банк карталарыннан акча урлау өч тапкыр арткан. Шул рәвешле милеккә каршы җинаятьләр саны артты", диде Мищихин.

Шул ук вакытта Казанда көнкүреш җинаяте 25 процентка, үтерү һәм кеше сәламәтлегенә зыян китерү 15 процентка кимегән. Көчләү, утлы корал белән җинаять кылу, фатир басулар, эчкечелек тә кимегән диелә.

"Тәртип саклаучылар 5815 җинаять очрагында гаеплене тоткан. Һәр бишенче җинаять авыр һәм аеруча авыр категориядә исәпләнә", диде Мищихин.

Яшүсмерләр җинаяте турында Казан түрәләре һәм тәртип саклаучылар бер сүз дә әйтмәде.

XS
SM
MD
LG