Accessibility links

Федерация шурасы физик затларны "ят агент" дип тану турында канунны хуплады


Федерация шурасы утырышы (архив фотосы)
Федерация шурасы утырышы (архив фотосы)

Федерация шурасы физик затларны "ят агентлар" дип танырга мөмкинлек бирүче канун өлгесен хуплады. Моңа кадәр Русия думасы аны өченче укылышта кабул иткән иде.  

Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко парламентның югары пулаты канунның кулланылышын күзәтеп торачак һәм кирәк булса, үзгәрешләр кертеләчәк дип белдерде.

Канун өлгесенә ярашлы, "ят агент" дип "ят агент" буларак танылган матбугат чаралары материалларын таратучы яки аларны әзерләүдә катнашучы, чит илдән турыдан-туры яки чит илдән финансланучы Русия оешмаларыннан акча алучы физик затлар танылырга мөмкин.

Әлеге башлангыч авторы, думаның мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Леонид Левин "физик зат мәдәният, спорт яки музыка турында материал таратса, аны "ят агентлар" исемлегенә кертү куркынычы булмаска мөмкин", дип белдергән иде. Ә инде иҗтимагый-сәяси темаларга язучы кешегә исемлеккә эләгү янаячак диде. Һәр очрак юстиция министрлыгы һәм тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан аерым каралачак.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) оешмасы президенты Джейми Флай "матбугат чаралары - ят агентлар" турындагы канунга үзгәрешләр "Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм башка чит ил медиасы журналистларын эзәрлекләүгә юнәлгән куркыныч һәм арту баручы көчләр" санына керә һәм "Русия ватандашлары Кремль тарафыннан гына хупланган мәгълүматны алу өчен чираттагы адым" дип белдерде.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • Былтыр 5 декабрь Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

XS
SM
MD
LG