"Хакимият чиркәү төзү урынын һаман билгели алмыйча, хөкүмәткә каршы оешкан көчләргә ярарга тырышып, бер-бер артлы сораштырулар уздыра. Ә икенче кулы белән тиз генә Сортировка микрорайонында, нәкъ балалар бакчасы коймасы артында мәчет төзеп ята. Әлбәттә инде, сезгә мәчет кирәкме дип монда яшәүчеләрдән беркем дә сорамады. Бу динара һәм милләтара ызгыш чыгару түгелме? Бу бер дин кешеләренең хокукларын кысып, икенче бер дин кешеләренә теләгән әйберләрен эшләргә ярдәм итү булып чыкмыймы?" дип язалар "Район Сортировка" төркемендә.
Шул ук төркемдә алар халыктан сораштыру да уздыра. Катнашучыларның күпчелеге – 70 проценты – мәчет төзүгә каршы дип җавап биргән.
Ун көн элек Екатеринбурның "Нур-Усман" вакытлы гыйбадәт кылу урынында мөселманнар соңгы җомга намазын укыды. Әлеге вакытлы бина ун ел элек Екатеринбур шәһәре үзәгендә төзелергә тиешле Җәмигъ мәчете урынында булдырылган иде. Җәмигъ мәчете төзелгәнче мөселманнар шунда намаз укып торыр дип планлаштырылды. Әмма соңрак хакимият Җәмигъ мәчете төзелеше җирен мөселманнардан тартып алды. Берничә ай элек әлеге урында боз аренасы төзелә башлады. Мөселманнар яңа урын тапканчы дип, "Нур-Ислам"да калырга рөхсәт алды, әмма бу көннәрдә мөселманнарга ул урынны бушатырга кушылуы билгеле булды. Екатеринбур мөселманнары Җәмигъ мәчете өчен шәһәр үзәгендә яңа урын сорый.
Әлегә мөселманнар урамда калды, шәһәр хакимияте алмашка аларга бүтән җир кишәрлеге бирмәде. Хәзерге вакытта Екатеринбурдан чыгу юлындагы Сортировка дигән районда мәчет төзелеше бара, ул әле тәмамланмаган.