Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп Лилия Гомәрова сайланды


Лилия Гомәрова һәм Михаил Мишин
Лилия Гомәрова һәм Михаил Мишин

Федерация шурасы әгъзасы Лилия Гомәрова башкортларның илкүләм милли-мәдәни мохтариятен җитәкләячәк. Оешманың беренче җыелышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиягә таралган башкортларны берләштерү бурычын куйды.

5 декабрьдә Уфада башкортларның федераль милли-мәдәни мөхтәриятенең гамәлгә кую җыелышы узды. Яңа оешманың рәисе итеп Федерация шурасында фән, мәгариф һәм мәдәният комитетын җитәкләүче Лилия Гомәрова сайланды. Чарада илнең башкортлар күпләп яши торган төбәкләреннән 50 делегат катнашты, дип яза Башинформ.

Җыелышка республика җитәкчесе Радий Хәбиров килде. Ул төрле төбәкләргә таралып яшәгән башкорт халкының "кыйпылчыкларын" тупларга кирәклеген әйтте. "Бу бик кирәкле, нәтиҗәле эшләүче структура булачак. Ул безне тагын да ныграк берләштерер дип ышанам. Республика зур үсештә. Без алдыбызга зур амбициоз бурычлар куябыз. Шуңа күрә Башкортстан башкорт милләтен берләштерүдә төп алга алып баручы көч булырга әзер", диде Хәбиров.

Җыелышта шулай ук Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин катнашты.

XS
SM
MD
LG