Accessibility links

Кайнар хәбәр

2020 елда Ураза бәйрәме - 24 майда, Корбан гаете 31 июльдә билгеләнәчәк


Казанда VII республика ифтары, 2019 ел

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Һиҗри исәп буенча 1441-1442 ел, ягъни Милади белән 2020 ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрнең билгеле булуы хакында хәбәр итте.

Киләсе елда Рамазан-шәриф ае 24 апрельдә (җомга көнне) башланачак һәм 30 көн дәвам итәчәк. 2020 елның 24 маенда – Ураза бәйрәме.

Икенче мөселман бәйрәме – Корбан гаете 31 июльдә (җомга көнне) билгеләп үтеләчәк.

2020 ел Һиҗри исәп нигезендә 1441 елның уртасына һәм ахырына, 1442 елның башына һәм уртасына туры килә. Һиҗри нигезендә календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре нгезендә айларның башлануын һәм тәмамлануын билгеләгәндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик хисапларга таяна.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG