Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиянең Острава хастаханәсендә атыш вакытында алты кеше һәлак булган


Чехиянең Острава шәһәрендәге университет хастаханәсендә атыш нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган.

Һөҗүм итүче җирле вакыт белән иртәнге сәгать җиделәрдә ут ачкан. Ул корбаннарның башына аткан. Бу хакта Чехия радиосы хәбәр итә. Тагын берничә кеше яраланган.

Полиция бөтен илдә контрольне көчәйткән. Хастаханәдән кешеләр чыгарылган, Острава университеты ябылган. Һөҗүм итүче качкан.

Соңгы тапкыр Чехиядә моңа охшаш вакыйга 2015 елда Угерски-Борд шәһәрендә булган иде. Ул вакытта атыш нәтиҗәсендә сигез кеше үтерелде.

XS
SM
MD
LG