Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков вафат 


Юрий Лужков
Юрий Лужков

Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков 83 яшендә Европада вафат булды. 

Юрий Лужковның вафаты турында Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр итте. Интерфакс Лужков соңгы көннәрендә Европада булган дип язды. "База" мәгълүматынча, элекке мэр Мюнһен хастаханәсендә йөрәгенә операция ясаганнан соң үлгән.

Лужков 1936 елда Мәскәүдә туа. 1991 елда Мәскәүнең беренче мэрын сайлауда вице-мэр булып сайлана. Хатыны Елена Батурина белән Борис Ельцин ягында 1991 елда ГКЧП фетнәсенә каршы торуда катнаша. 1992 елда Ельцин фәрманы белән Мәскәү мэры булып билгеләнә.

Әлеге вазифада Лужков 2010 елга кадәр эшли, бу вакыт эчендә Русиядә иң абруйлы сәятчеләрнең берсенә әйләнә. 1996 елда Ельцинны яңадан сайлап куюга теләктәшлек белдерә. 1996 елда Лужков башлангычы белән Федерация шурасы Акъярны Русиянең бер өлеше дип атый башлый. 1999 елда Лужков Ельцинга оппозициягә күчә, президент сайлауда Евгений Примаковка теләктәшлек белдерә.

Президент кампаниясен Владимир Путин җиңгәч, Лужков аңа теләктәшлек күрсәтеп, "Бердәм Русия" фиркасенә нигез салучыларның берсе була. 2010 елда президенты Дмитрий Медведев белән низагтан соң вазифасыннан җибәрелә.

Мәскәү белән Лужков идарә иткән вакыт шәһәрнең баю һәм аның кешеләренең яшәеше яхшыру вакытына туры килә. Шул ук вакытта мэрны оппозицияне бастыруда һәм коррупция дәрәҗәсенең югары булуы өчен тәнкыйтьләделәр. Лужков даирәсендә күп кенә затлар Русиянең иң бай кешеләре исемлегенә керде. Аның хатыны озак еллар дәвамында Русиянең иң бай хатын-кызлары рейтингының беренче урыннарында тора.

Юрий Лужковның кайчан һәм кайда җирләнәчәге турында әлегә хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG