Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби һәм тарих фәннәре докторы, танылган генерал Мәхмүт Гәрәев вафат


Мәхмүт Гәрәев
Мәхмүт Гәрәев

Танылган татар генералы 25 декабрь иртәсендә дөнья куйган. Кайда җирләнәсе әле хәбәр ителми.

Мәскәүдә 96 яшендә күренекле хәрби җитәкче, Хәрби фәннәр академиясе президенты, галим, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Гәрәев вафат булды.

Танылган татар генералы 25 декабрь иртәсендә дөнья куйган. Аның вафаты хакында Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиллегенә гаиләсе хәбәр итте

Мәхмүт Гәрәев 1923 елда Чиләбе шәһәрендә туа. Әхмәт һәм Рәхимә Гәрәевлар гаиләсе Чиләбегә Уфа губернасының Салих авылыннан күченеп килгән була.

Мәхмүт Гәрәев 16 яшендә үз теләге белән Кызыл Гаскәргә кушыла. 1941 елда Ташкент җәяүле гаскәр уку йортын тәмамлый, 1941-1942 елларда Урта Азия хәрби бүлгесендә хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышында 1942 елның декабреннән катнаша. Сугышта ике тапкыр яралана. 1945 елның августында Совет-Япония сугышында катнаша.

1950 елда Фрунзе исемендәге, 1959 елда Генераль штабның Хәрби академияләрен тәмамлый. 1959 елдан танк дивизиясе башлыгы, Беларус хәрби бүлгесе штабының җитәкчесе була.

1970-1971 елларда Мәхмүт Гәрәев Берләшкән Гарәп Җөмһүриятендә баш киңәшче булып эшли.

1984 елда Совет Берлеге Кораллы көчләр Генераль штабы җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнә. 1989 елда Әфганстаннан совет гаскәре киткәннән соң Нәҗибулла көчләренә хәрби киңәшчесе буларак ярдәм итә.

1992 елдан отставкага чыга. Лаеклы ялда фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Мәхмүт Гәрәев 100 фәнни хезмәт, 300дән артык мәкалә авторы. 1995 елдан бирле Хәрби фәннәр академиясе президенты була.

2018 елда 95 яшьлек юбилее хөрмәтенә Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

XS
SM
MD
LG