Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең биш миллиардеры 2019 елда тагын 27 миллиард долларга баеган


Владимир Потанин
Владимир Потанин

Русиянең миллиардлаган долларга ия булган байлары 2019 елда керемнәрен тагын 27 миллиард долларга арттырган. Аларның исемлеген Forbes китерә.

Беренче урында "Норникель" хуҗасы Владимир Потанин. Аның байлыгы сигез миллиард долларга артып, хәзер 23,8 миллиард долларга җиткән.

Леонид Михельсон икенче урында, ул якынча алты миллиардка баеган, һәм хәзер аның байлыгы 27 миллиард доллар тәшкил итә. Михельсон бу күрсәткече белән 2008 елда Олег Дерипаска куйган рекордка якынлаша, анысының байлыгы 28,6 миллиард долларга җиткән булган.

"Лукойл" хуҗаларының берсе Вагит Алекперов керемнәре 5,3 миллиардка арткан, һәм хәзер аның байлыгы 24 миллиардка якын дип яза Forbes.

"Сибур" һәм "Новатэк" хуҗаларының берсе Геннадий Тимченко бер ел эчендә 4,1 миллиард долларга баеган, хәзер ул 22,7 миллиард доллар иясе. Исемлекне "Северсталь" мөдирләр шурасы башлыгы Алексей Мордашов йомгаклый, аның байлыгы 2019 елда 3,8 миллиард доллар өстәлеп, 20,2 миллиард долларга кадәр җиткән диелә.

XS
SM
MD
LG