Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" ДНР һәм ЛНРга җибәргән газ өчен Украинадан акча алудан баш тартты


Ике ел элек Русия газ табу ширкәте бу төбәкләргә җибәргән газ өчен Украина миллиард доллардан артык түләргә тиеш дип белдергән иде.

"Газпром" сепаратистлар кулындагы ДНР һәм ЛНР төбәкләренә газ җибәргән өчен акча алмаячак. Бу турыда "Нафтогаз"ның башкаручы мөдире Юрий Витренко белдергән.

2017 елда "Газпром" бу биләмәләргә киткән газ өчен Киевның бер миллиардтан артык доллар акча түләвен таләп иткән иде. Ләкин 2018 елда Украина Стокһольмдагы арбитраж мәхкәмәсе аша бу дәгъваның канунсыз булуын дәлилләде. "Нафтогаз" белдергәнчә, Русия ягыннан Донбасска газ китерүне "Газпром" үзе контрольдә тота, ә Украина ягыннан беркем дә моның белән идарә итми.

2019 елның 31 декабрендә газүткәргеч аша газ куу турында Киев белән Мәскәү арасында яңа килешүләргә кул куелды. Килешүләргә ярашлы, 2020 елда Украина аша Европага елына 65 миллиард куб метр, ә 2021 елдан 2024 елга кадәр елына 40 миллиард тонна газ җибәреләчәк.

Яңа килешү төзелер алдыннан "Газпром" Украинага өч миллиард долларга якын акча түләде, бу Стокһольм арбитражы чыгарган карарлар нигезендә эшләнде. Моңа җавап итеп Украина 12 миллиард долларга якын күләмдәге башка шикатьләрен кире алырга тиеш булды. Бу яңа килешүгә кул кую шартларының берсе иде.

XS
SM
MD
LG