Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балык Бистәсендәге “Акчарлак” балалар йортында кызларга бәйләнү очрагы нигезендә җинаять эше ачылды


Кыз балаларның хезмәт укытучысы бәйләнүенә зарланулары яздырылган видеоязма нигезендә прокуратура тикшерүләр алып бара.

Татарстанның Балык Бистәсе районындагы “Акчарлак” балалар йортында кыз балаларга укытучының бәйләнүләре очрагын прокуратура тикшерәчәк. Балаларның шундый бәйләнүләр булуы турында сөйләгән видеоязмалары интернетта чыкты. Җинаять эше ачылуы хакында чыганакларына сылтанып Интерфакс яза.

Җинаять эше “Сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре” маддәсе нигезендә ачылган. Бу гамәлләрне кылуда шикләнелүче әлегә юк диелә.
Элегрәк приют җитәкчелегенең кыз балаларга бәйләнүендә шикләнелгән приют хезмәткәренә зарланып прокуратура һәм тикшерү органнарына мөрәҗәгать итүе билгеле булды. Бу гариза кызларның хезмәт укытучысы бәйләнүләре турында сөйләгән язмасы YouTube та чыкканнан соң тапшырылды.

Видеода 10-13 яшьлек берничә кыз приютта эшләүче хезмәткәрнең аларның интим урыннарыннан тотканын сөйли. Бу кешене алар "Марсель абый" дип атый.

Җинаять эше кысаларында тикшерүне Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе алып бара.

Шул ук вакытта интернетта чыккан видеоязма аша кызларның шәхси мәгълүматын халыкка таратуның канун бозу булуы хакында да прокуратурага мөрәҗәгать юлланган. Бу юнәлештә дә тикшерү алып барыла дигәннәр ведомствода.

“Акчарлак” балалар йортындагы очрак хакында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да хәбәр ителгән. Ул Татарстан премьер-министры Алексей Песошинга бу фактны тикшерүне йөкләгән.

“Акчарлак” балалар йорты 2003 елда ачылган. Анда 3-18 яшьлек авыр тормыш хәлендә калган балалар яши. Ул районның Югары Тимерлек авылында урнашкан, 25 урынга исәпләнгән.

XS
SM
MD
LG