Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Брюллов йортында ислам музее ачуга каршы чыктылар


Петербур күренеше
Петербур күренеше

Танылган урыс рәссамы йортын “Әл-Мәкам” оешмасы төзекләндерергә алынырга әзер. Бу оешма җитәкчесенең Татарстан хакимияте белән бәйләнеше бар дип санала.

Петербурда җәмәгатьчелек танылган урыс рәссамы һәм архитекторы Александр Брюллов йортында Ислам музей-институты булдыруга каршы имза җыялар. Йорт каза хәлендә дип танылган. Музей булган очракта, ул төзекләндереләчәк. Әмма халык урыс мәдәнияте вәкиленең истәлек йортының ислам белән бәйләнеше юк дип саный. Алар бу бинада ислам дәгъваты ясалуыннан да курка дип яза МБХ медиа.

Басма сораштырган белгечләрнең берсе, "Русия идентаристлары" яшьләр ватанпарвәрлек хәрәкәте лидеры Росс Марсов йортны төзекләндерергә алынган "Әл-Мәкам" оешмасы җитәкчесе Игорь Танковның Татарстан хөкүмәте белән "бераз элемтәләре" булуы билгеле дигән. Белгеч сүзләренчә, шуннын гайре "Әл-Мәкам" хакында мәгълүмат юк.

Петербурда Ислам мәдәнияте музей-институты ачу тәкъдимен беренче булып Эрмитаж мөдире, Шәрык һәм ислам белгече Михаил Пиотровский яңгыраткан иде. Музей-институт булган очракта Брюллов йортын инвесторлар хисабына төзекләндерү мөмкин булачак ди Петербур шәһәре губернаторы вәкиле Лариса Головина.

"Брюлловны исламлаштыруга каршы" дип аталган петициягә 17 гыйнварда җиде меңнән артык кеше кул куйган.

Брюллов йорты XVIII гасыргы елда төзелгән. Ул федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булып тора. 1840 елда аны яңабаштан төзиләр. 1917 елгы инкыйлабтан соң бинаны балалар бакчасы өчен бирәләр, ә 1967 елдан анда район китапханәсе эшли, бер өлешендә торак фатирлар була. 2008 елда бинаны каза хәлендә дип таныйлар һәм аны реконструкцияләргә кирәк дип белдерәләр. 2013 елга йорттан бөтен кеше чыгып бетәргә тиеш була. Әмма бу эш тагын берничә елга сузыла һәм 2016 елда бинаны дәүләт ихтыяҗлары өчен алу турында карар чыга.

XS
SM
MD
LG