Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җиргә нефть агып чыккан


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанның Туймазы районы Кәлшәле авылы янында җиргә нефть агып чыккан. Белгечләр зарарланган җирне читкә чыгару белән мәшгуль. Бу хакта "Башкортстан" телерадиоширкәте хәбәр итә.

Нефть аккан җирнең мәйданы 200 шакмак метр чамасы. Сәбәбе - нефть үткәргечнең төзексезлеге булырга мөмкин. Чын сәбәпләрне һәм килгән зыян күләмен ачыклау эше бара.

Җирле халык социаль челтәрләрдә язуынча, Кәлшәле авылы янында мондый хәл беренче тапкыр гына түгел. Кайберәүләр моңа күнеккән инде, башкалары борчылу белдерә.

"Аннары нефть елгаларга эләгә, балыклар үлә, хайваннар үлә, җирне агулый, анда берни үсмәячәк", дип яза Марсель исемле кулланучы.

XS
SM
MD
LG