Accessibility links

Сораштыру: русияләрнең өчтән ике өлеше илдә сәяси тоткыннар булуын таный


Мәскәүдә сәяси тоткыннарны яклап ялгыз пикет, 2019 елның октябре
Мәскәүдә сәяси тоткыннарны яклап ялгыз пикет, 2019 елның октябре

Илдә сәяси тоткыннар бар дип белдерүчеләр саны 2004 елдан бирле иң югары күрсәткечкә җиткән.

Русияләрнең 63 проценты илдә үзләренең сәяси карашлары һәм сәяси тормышта катнашырга омтылышлары өчен хөкем ителгәннәр бар дип саный. Бу мәгълүматны Левада халык фикерен белешү үзәге китерә.

Бу өлкәдә халыкны сораштыру 2004 елдан бирле бара, һәм шушы дәвердә мондый фикерне белдерүчләр саны иң зур күрсәткечкә җиткән. Бер ел элек сәяси тоткыннар барлыгын респондентларның яртысы таныган булган.

Левада үзәге мөдире Лев Гудков аңлатканча, сәяси тоткыннар хакында җаваплар санының кискен артып китүе Иван Голуновэше нәтиҗәсе, моңа шулай ук җәй көне Мәскәдә узган протестлар һәм алардан соң башланып киткән "Мәскәү эше" дә йогынты ясаган.

Сәяси тоткыннарның исемнәрен атауны сорагач, респондентлар беренче чиратта ЮКОС башлыгы Михаил Ходорковский һәм украин режиссеры Олег Сенцовны искә алган диелә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге алып бара торган исемлектә 63 сәяси тоткын исәпләнә. Тагын 245 кеше дини карашлары өчен, 212 кеше ирегеннән мәхрүм ителмәгән килеш эзәрлекләнә диелә.

XS
SM
MD
LG