Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илгиз Зәйни "Әкият" театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә


Илгиз Зәйни
Илгиз Зәйни

Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйни театрны җитәкләячәк. Театрның мөдире Роза Яппарова аның киңәшчесе булып кала.

"Әкият" татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйни коллективның сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Театр мөдире Роза Яппарова аның киңәшчесе булачак.

"Әкият" театры 26-31 гыйнвар көннәрендә "Экият-LAB" остаханәсе уздырачак. Курчак театрлары өчен лаборатория беренче тапкыр оештырыла. Илгиз Зәйни "Ватаным Татарстан"га сөйләгәнчә, лаборатория кысаларында театрга Петербурдан өч режиссер һәм өч рәссам киләчәк. Алар Муса Җәлил, Аркадий Гайдар, Владимир Маяковский әсәрләре буенча эскизлар эшләячәк. Илгиз Зәйни үзе Татарстанның "La Primavera" оркестры белән "Шүрәле" балетын сәхнәләштерергә ниятли. Режиссер Рафаэль Таһиров Бөек Ватан сугышына багышланган спектакль куячак.

Илгиз Зәйни театрның режиссеры итеп узган елның июнендә куелды. Театрда эшләү дәверендә "Әлфия" һәм "Диснейның тылсымлы төшләре" дип аталган ике спектакль чыгарды. Башка театрларда тагын дүрт спектакль эшләде.

XS
SM
MD
LG