Германиянең Баден-Вюртемберг федераль җирләрендәге Рот-ам-Зе шәһәрендә атыш булган. Кимендә алты кеше үлгән, яраланучылар да бар, дип яза Bild.
Focus хәбәр иткәнчә, атучы тоткарланган, башка шикләнүчеләр юк. Полиция мәгълүматынча, җинаятьче һәм ул үтергән кешеләр таныш булган.
Полициянең рәсми мәгълүматында “берничә кешенең" үлүе әйтелә.