Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билли Айлиш төп номинацияләрдә Грэмми бүләге алды


Билли Айлиш
Билли Айлиш

Иң әһәмиятле дүрт номинациядә Грэмми бүләген 18 яшьлек җырчы кыз Билли Айлиш алды.

Америкада чираттагы, 62 нче Грэмми бүләген тапшыру тантанасы үтте. Төп номинацияләрдә 18 яшьлек поп-башкаручы Билли Айлиш җиңеп чыкты. Аерым алганда, ул “Елның иң яхшы җыры” һәм “Елның иң яхшы язмасы”, “Ел альбомы”, “Иң яхшы яңа башкаручы” номинацияләрендә җиңде. Бу турыда Грэмминың интернет-сәхифәсендә хәбәр ителә.

Билли Айлиш Грэмми тарихында бүләкләнүчеләр арасында иң яше. Моңа кадәр бу исемне кантри-поп башкаручы Тейлор Свифт йөрткән була.
Җиңүчеләр арасында җырчы һәм рэп башкаручы Лиззо (Мелисса Вивиан Джефферсон), Cage The Elephant рок төркеме, альтернатив музыка башкаручы Vampire Weekend, электрон музыка иҗат итүче The Chemical Brothers төркемнәре дә бар.

Грэмми музыка өлкәсендә дөньяда иң дәрәҗәле бүләк санала. Аңа Американың тавыш яздыру академиясе тарафыннан 1958 елда нигез салынган. Премия музыка индустриясендә узган ел нәтиҗәләренә нигезләнеп тапшырыла. Беренче мәртәбә Грэмми премиясе 1959 елда бирелгән. Бүләкләр утыз номинациядә тапшырыла.

Советлар берлегеннән һәм Русиядән төрле елларда Грэммига пианист Святослав Рихтер, дирижер Владимир Ашкенази, виолончелист Мстислав Ростропович, дирижер Юрий Башмет һәм башкалар лаек булган.

2011 елда Мариин театры солисты Илдар Абдразаков ​ ике номинациядә бүләкләнде. Аның башка артистлар һәм музыкантлар белән берлектә яздырылган “Реквием” альбомы “Иң яхшы хор башкаруы” һәм “Иң яхшы классик альбом” номинацияләрендә җиңеп чыкты.

XS
SM
MD
LG