Accessibility links

Кайнар хәбәр

SIPRI: корал җитештерүдә Кытай Русияне узып дөньяда икенче урынга чыкты


Стокһольм дөнья проблемнарын тикшерү институты (SIPRI) беренче тапкыр Кытай корал җитештерүчеләр нинди күләмдә корал эшләп чыгарганын ачыклый алган.

Стокһольм дөнья проблемнарын тикшерү институты (SIPRI) чыгарган хисапка караганда, Кытай корал җитештерүдә Русиядән узып киткән, һәм АКШтан соң икенче урында тора. SIPRI белдергәнчә, 2017 елда Кытайдагы дүрт ширкәт кенә дә Русиядәге шундый ук 10 корал ширкәтенә караганда 16,4 миллиард долларга күбрәк корал саткан.
Белгечләр Кытайда корал җитештерүнең чын күләмнәре турында моңарчы дөрес мәгълүмат ала алмаган. Хәзер SIPRI белгечләре 2015–2017 елларда Кытайдагы корал җитештерүче дүрт ширкәтнең эшчәнлеге белән таныша алган, хәзерге вакытта алар турында "ышанычлы финанс мәгълүмат" булуы әйтелә.

2017 елда коралны иң күп җитештерүче егерме шикрәтнең унбере – АКШтан, алтысы Европаныкы, өчесе Русия ширкәте булган. Ләкин рейтинг хәзер төзелсә, аңа Кытайның дүрт ширкәте керер иде, шуларның өчесе беренче унлыкта булыр иде дигән белгечләр. Бу дүрт ширкәт бергә алганда 54,1 миллиард долларлык корал саткан. SIPRI вәкилләре Кытай ширкәтләре үзләренең күрсәткечләрен киметеп күрсәтергә мөмкин ди.

Шулай итеп, SIPRI мәгълүматынча, Русия корал җитештерүдә дөньяда өченче урынга калган. Узган елның декабрендә институт Русия ширкәтләренең сату күләме 36,2 миллиард долларга кадәр төште дигән иде, бу дөньяда сату күләменең 8,6 процентын тәшкил итә. АКШ 246 млрд долларлык корал саткан һәм хәрби хезмәт күрсәткән (дөньядагы гомуми сату күләменең 59 проценты).

2018 елның декабрендә SIPRI 2017 ел нәтиҗәләре буенча Русия корал сатуда дөньяда икенче урында дип белдерде.

2019 ел башында институт тикшеренүләре Русиянең корал экспорты биш елда 17 процентка кимегәнен күрсәтте. Әмма шуңа карамастан, корал базарында Русия АКШтан соң икенче урында кала диелде.

XS
SM
MD
LG