Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист һәм язучы Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат


Хөсәен Вәлиәхмәтов
Хөсәен Вәлиәхмәтов

Вәлиәхмәтов озак еллар "Мәгърифәт" газетын җитәкләде.

Журналист, "Мәгърифәт" газетының элекке мөхәррире Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат булды. Моның хакта үзенең Facebook сәхифәсендә "Безнең Гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте. "Бу минем өчен генә түгел, татар журналистикасы өчен югалту. Ул бик кече җанлы кеше иде", дип язды ул.

Фәйзрахманов Азатлыкка әйткәнчә, хәбәрне аңа Зөбәйдә Яхина ирештергән. "Авырыбрак йөри иде ул, йөрәк, кан басымына зарлана иде", диде "Безнең Гәҗит" мөхәррире.

Хөсәен Вәлиәхмәтов 1950 елда Әлмәт шәһәрендә туа, балачакта гаиләсе белән Аксубай районы Иске Кыязлы авылына күченә. Урта мәктәптә укыганда беренче шигырьләрен, мәкаләләрен яза, матбугатта басыла башлый. 1973 елда "Татарстан яшьләре" газетында эшли башлый, соңрак телевидение һәм радио тапшыруларын әзерләүдә катнаша, "Социалистик Татарстан" газетында эшли, "Бизнес в Татарстане" журналын оештыра. 1998 елдан "Мәгърифәт" газетын җитәкли. 2013 елда газет ябыла, аның урынына "Гаилә һәм мәктәп" журналы чыга башлый. Хөсәен Вәлиәхмәтов пенсиягә китә.

Журналист хезмәтеннән тыш Вәлиәхмәтов иҗат белән дә шөгыльләнгән. 1989 елда аның "Камышлы күл сагышы" исемле детектив язмалар җыентыгы басылды. 2003 елда "Юлда чыныккан уллар" документаль повесте чыкты.

Хөсәен Вәлиәхмәтов – психология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1997). 2005 елдан ул Татарстан язучылар берлеге әгъзасы иде.

XS
SM
MD
LG