Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы өч елда русияләрнең Страсбург мәхкәмәсенә шикаятьләре саны икеләтә арткан


Русиядә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә бирелгән гаризалар саны буенча беренче урында тора. Аннан соң Төркия һәм Украина килә.

Русияләрнең илдә кеше хокуклары бозылуга зарланып Европа мәхкәмәсенә биргән гаризалары саны арткан. Бу күрсәткеч буенча Русия башка илләр арасында беренче урында диелә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе хисабында.

2019 елда мәхкәмә 60 меңгә якын эш караган, шуларның чиреге Русиягә каршы шикаятьләр. Бу соңгы җиде елда иң югары күрсәткеч. Икенче урында Төркия (9,2 мең шикать) һәм Украина (8,8 мең шикаять).

Узган елда Русиягә каршы шикаятьләр нигезендә 198 карар чыгарылган, шуларның 186 очрагында мәхкәмә Европа Кеше хокуклары конвенциясенең бер генә булса да маддәсе бозылуын таныган. Иң күп очракларда Русия хакимияте кешенең иреге һәм шәхси кагылгысызлыгын бозу һәм гадел хөкемгә хокукын үтәмәүдә гаепләнгән.
Ведомости язганча, 2017 елдан бирле Русиягә каршы бирелгән шикаятьләр саны икеләтә – 7 меңнән 15 меңгә кадәр арткан. Басма сораштырган экспертлар фикеренчә, моны сак астында тоту шартларына һәм урам чараларында канунсыз тоткарлауларга зарланып күп санлы гаризалар бирү белән аңлатырга була. Белгечләр әйтүенчә, илдә хәзер тикшерү һәм җинаять эше нигезендә эзәрлекләүләр торган саен кырысрак була бара, һәм русияләрнең күбесе гаделлекне табуда бары халыкара оешмалар ярдәменә генә өметләнә ала.

  • Кеше хокуклары Европа конвенциясен Русия 1998 елда раслады. Шул вакыттан бирле ил Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе юрисдикциясе астында тора.
  • 2015 елда Русиянең Конституция мәхкәмәсе “Конституция принципларының төп нормаларын бозган” очракта Русия хакимияте Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын үтәмәскә хокуклы дигән карар чыгарды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG