Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда балалар өчен башкорт теле дәресләре башлана


Казанның Халыклар дуслыгы йортында балаларны башкорт теленә өйрәтү башлана. Дәресләр якшәмбе көннәрендә узачак.

Казанның Халыклар дуслыгы йортында башкорт якшәмбе мәктәбе ачыла. Анда 1-5 сыйныф балаларына башкорт телен өйрәтәчәкләр. Мәктәп февральдән башлап май аена кадәр эшләр дип көтелә. Бу турыда Башинформ яза.

Татарстан башкортлары корылтае җитәкчесе Гали Хәсәнов белдергәнчә, балалар “Китап” нәшриятында чыккан дәреслекләр белән укыячак. Укытучылары Вазифа Зарипова булачак. “Ул тумышы белән Самардан, Казанда 10 ел чамасы яши. Башкорт балаларын эзләүдә безгә Казан мәгариф идарәсе булышырга вәгъдә бирде”, дигән ул.
Башта дәресләр башкорт теле һәм мәдәниятен өйрәтү түгәрәге рәвешендә узачак. Балалар җитәрлек җыелса, дәресләр мәктәп програмы буенча алып барылачак дигән Хәсәнов.

Татарстан башкортлары корылтае җитәкчесе Чаллының Халыклар дуслыгы йортында башкорт балалары өчен бию һәм башкорт мәдәниятен өйрәнү дәресләре оештырылуын, 15 балага башкорт теле өйрәтелүен дә искә ала. Түбән Камада 2019 елның декабреннән шундый ук тел дәресләре эшли башлаган, хәзер балалар җыю бара, дигән Хәсәнов.

Узган елның сентябрендә Чаллы мәктәпләренең берсендә башкорт сыйныфы ачу турында фикер алышу булды. Шәһәр хакимияте моның өчен бөтен шартларны булдырырга әзерлеген белдерде. Чаллыда 8 меңләп башкорт яши дип санала, 250 гә якын мәктәп баласы теркәлгән.

XS
SM
MD
LG