Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда коронавирус йоктыручылар саны 20 меңнән артып киткән


Яңа коронавирус сәбәпле 427 кешенең гомере өзелгән. 

Соңгы тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр саны 427гә җиткән. Барлыгы 20 438 кешедә вирус барлыгы расланган. Бу саннарны Reuters китерә.

Үлүчеләрнең күпчелеге Хубэй төбәге башкаласы Үһән шәһәрендә, анда соңгы тәүлектә 48 кеше үлгән.

Русия 4 февральдән Кытайдан чит ил ватандашлары керүне чикләде. Бу турыда күрсәтмә хөкүмәт сайтында чыкты.

Кытайдан килгән чит ил ватандашларын бары Шереметьево һава аланында гына кабул итәчәкләр. Евразия икътисад берлегенә кергән илләрнең ватандашлары һәм очкыч экипажлары, рәсми делегация әгъзалары һәм Русиядә яшәргә рөхсәте булган чит ил ватандашларына гына искәрмә ясалачак.

Русия үз ватандашларын Кытайдан кайтаруны 14 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 14 февральдән Кытай белән Русия арасында чартер һава рейслары туктый дигән Русия вице-премьеры, коронавирус таралуга каршы көрәш үзәген җитәкләүче Татьяна Голикова. Голикова белдергәнчә, Кытайның дүрт шәһәреннән Мәскәүгә даими рейслар йөрүе дәвам итәчәк. Ике арада һава юлы аша элемтәне бөтенләй туктату өчен нигез юк дигән Голикова.

Русия эчке эшләр министрлыгы коронавирусны “үлемгә китерә торган куркыныч авырулар” исемлегенә кертте. Бу исемлектә 16 вирус, шулар арасында чума, холера, туберкулез, ВИЧ, түләмә (Себер язвасы) кебек чирләр бар. Министрлык бу чирләрне йоктырган чит ил ватандашларын Русиядән сөрү хакында канун өлгесе әзерләгән дип хәбәр итә Известия. Чит ил кешесен илдән сөрү хакында карарны эчке эшләр министрлыгы, сәламәтлек саклау министрлыгы, ФСБ, санитар-эпидемиологик күзәтү органнары кабул итә алачак.

2019-nCoV короанвирусы Кытайдан кала дөньяның тагын 26 илдә табылды. Русиядә ике Кытай кешесендә бу авыру барлыгы ачыкланды. 2 февральдә Кытайдан читтә беренче үлем очрагы теркәлде – Филиппиннарда 44 яшьлек ир-ат үлде.

Яңа коронавирус 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә килеп чыкты. Аның чыганагы шәһәрдәге тере кыргый җәнлекләр сатыла торган базар диелде.

30 гыйнварда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус таралуны халыкара әһәмияткә ия булган гадәттән тыш хәл дип таныды.

XS
SM
MD
LG