Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зур Казан боҗрасын төзүгә 2,4 млрд сум бүленгән


Зур Казан боҗрасы төзелеше, архив фотосы
Зур Казан боҗрасы төзелеше, архив фотосы

Борисков һәм Техническая урамнарын тоташтыручы юл кисемен төзер өчен 70 йортны сүтәчәкләр. Йортларны мэрия мәҗбүри рәвештә сатып ала.

Казанны тоташ боҗра булып уратып алачак транспорт юлы төзелешенә тагын 2,4 миллиард сум бүленеп бирелгән. Хәзер бу эшне башкаручыны эзлиләр, ул аукцион нигезендә сайлап алыначак. Бу турыда игълан Татарстанның дәүләт сатып алулары сайтында дөнья күрде.

Бу акча юлның Борисков һәм Техническая урамнарын тоташтыра торган 800 метр озынлыктагы кисемен төзүгә тотылачак.

Планда каралганча, юл төзү максатыннан 11 урамда 70 кә якын йорт сүтелергә тиеш. Аерым алганда, Горийская урамында алты, Запорожская урамында сигез, Тихорецкая урамында 25 йорт сүтеләчәк. Бу йортлар һәм башка корылмаларны Казан мэриясе үзенең 2019 ел октябрендә чыккан 3893нче санлы карары нигезендә мәҗбүри рәвештә сатып ала. Йортларның күпчелеге хуҗалары белән килешүгә киленгән, биш йортка кагылышлы мәхкәмә эше бара, дип сөйләгән иде Казанның Идел буе һәм Вахитов район идарәләре уртак бүлеге җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев.

Зур Казан боҗрасы төзелеше 1969 елда ук планлаштырылган була. Төзелеш өч өлештән тора. Аның Адмиралтия дамбасы, Өченче транспорт дамбасы, Ямашев, Җиңү проспекты аша уза торган өлешләре кулланылышта. Хәзерге вакытта Зур Казан боҗрасының Мидхәт Булатов урамын Техническая урамы аша Магистраль урамына тоташтыручы өлеше төзелә, бу юл Адмиралтия дамбасына чыккач, боҗра тоташа. Юлның гомуми озынлыгы 34 км булыр дип көтелә. Аны 2021 ел августына, Татарстанның 100 еллыгына багышлап ачарга телиләр.

XS
SM
MD
LG